17 декабрь 2014 яңалыклары
-
Атна вакыйгалары 11.12.2014
-
Дөньяда яктылык күбрәк...
1 511 594 сум... Ундүрт еллык игелекле эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып, 12 декабрь көнне Игелек марафонында шул суммада хәйрия акчасы җыелды. - 2000 елда актанышлыларның күңел халәтен чагылдырып оештырылган Игелек марафонының елдан-ел дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. Үзенең җылылыгы, дулкынландыргыч булуы белән башка чаралардан аерылып тора ул. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларның авырлыгын уртаклашырга,...
-
“Хәдис сөйлим әле...” кичәсе уздырыла
20 декабрь көнне 10 сәгатьтә Җәмигъ мәчетендә "Хәдис сөйлим әле..." дип исемләнгән кичә үткәрелә. Район мөслимәләр берлеге барлык хатын-кызларыбызны да кичәгә чакыра, рәхим итегез!
-
“Халык контроле”ндә яңа категория
2014 елда Россиядә экстремистик характерда барлыгы 938 җинаять теркәлгән, Идел буе федераль округында - 186, Татарстанда - 50, Киров өлкәсендә - 26, Башкортстан Республикасында - 19 (ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары). Ел нәтиҗәләре буенча, "Хизб ут-Таһрир" халыкара террорчылык оешмасының 12 әгъзасы, шулай ук, "Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә" һәм "Нурҗулар" тыелган дини оешмаларның...
-
“Коррупциягә каршы көрәш” иншалар бәйгесе җиңүчеләре
8 декабрь көнне Казан Кремлендә "Коррупциягә каршы көрәш" дигән темага уздырылган иншалар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Анда Актанышның 2нче мәктәбенең IХ сыйныф укучысы Радион Шәймәрдәнов (укытучысы Р.Усманова) һәм Мари Суыксу мәктәбенең ХI сыйныф укучысы Анастасия Галиева (И.Галиева) да бүләкләнделәр.
-
“Олы йөрәкле кеше” республика бәйгесе җиңүчесе
"Олы йөрәкле кеше" республика бәйгесендә катнашып, "Яхшылык планетасы" номинациясендә Такталачык коррекцион-интернат мәктәбе директоры Алмаз Сәяф улы Хаҗиев җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
“Ел хәйриячесе – 2013“ бәйгесе жиңүчесе
"ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" журналисты Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызы "Ел хәйриячесе - 2013" республика конкурсының дипломы белән бүләкләнде.