16 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Актаныш халкы СВОга җибәргән гуманитар ярдәм солдатларыбызны җиңүгә рухландырсын!
Бүген Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы Украинага китте.
-
Актаныш тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөз педагог исемлегенә керде
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында республика конкурсы» узды. Актаныш районы тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөз педагог исемлегенә керде.
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
-
Сожителенең картасыннан акча урлаган хатын-кызны хөкем иттеләр
Сарман районы прокуратурасы 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Хатынкай бергә яшәгән ир-егетнең (сожителенең) картасыннан акча урлаган.
-
«Шәҗәрәләр - нәсел агачы» X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Актаныш укучылары призер һәм лауреат булдылар
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Шәҗәрәләр - нәсел агачы» X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Актаныш районы укучылары актив катнашып уңышларга иреште.
-
Актанышта Татарстан һәм Башкортостан теннисчылары ярышты
«Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча турнир узды, анда биш районнан: Башкортостан Республикасының Илеш, Бакалы һәм Дүртөйле районнарыннан, шулай ук Татарстанның Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан 74 спортчы катнашты.