16 октябрь 2024 яңалыклары
-
Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга Камал театрыннан озатачаклар
Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы вафат булды. Аңа 86 яшь иде.
-
Актанышның икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыту технологияләре буенча регионара семинар узды
Заманча укытучы - ул тикшеренүче, педагог, тәрбияче. Һәм иң элек, педагогик культурасы югары булган кеше. Шундый девиз астында 16 октябрьдә «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә регионара семинар узды.
-
Актаныш районында МХОда катнашучылар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала
Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа ташламалар барлыкка килде. Актаныш районында мәсәлән, МХОда катнашучылар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала.
-
Төркиядә бәдрәфтә бала табып ташлап калдырган Россия кызын һәм анасын кулга алганнар
Россиядән килгән турист хатын-кыз яңа туган баласын Анталья аэропортында инвалидлар бәдрәфендә ташлап калдырган. Ул судта сөйләгәнчә, йөкле булуын белмәгән. Бала тапкан хатын-кызның әнисе дә гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.
-
Актаныш сандугачлары «Татарстан - безнең йорт» республика этно-мәдәни фестивалендә катнаша
Бүген Актаныш сандугачлары- Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае вокалистлары «Татарстан - безнең йорт» республика этно-мәдәни фестивалендә катнаша. Фестиваль Лениногорск шәһәрендә уза.
-
Әтәс авылында узган төндә янгын чыгып райондашыбыз өйсез калды- Ярдәм итик!
Узган төн Әтәс авылында яшәүче Флүзә Анисимова өчен олы борчу алып килә, өе яна. Кышка кергәндә баш очыңда түбәң булмаудан да яман нәрсә юктыр. Бу хакта безгә Флүзә Рафак кызының күршеләре ярдәм сорап хәбәргә чыкты.
-
Чаллыда 10 яшьлек бала укытучы белән низаг аркасында мәктәпкә ут төрткән
Яр Чаллыда 10 яшьлек бала укытучы белән низаг аркасында мәктәпкә ут төрткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Аныкланганча, укучы профилактик учетта тора.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әнисеннән 6 миллион сум акчасын алдап алганнар
2022 елда танышы, хатын-кызның әле яңа гына махсус хәрби операциядә һәлак булган улын җирләвен белеп, аңардан займга акча сораган.
-
Работники АО «Транснефть – Прикамье» приняли участие во всероссийской экологической акции
Работники АО «Транснефть – Прикамье» приняли участие во Всероссийской экологической акции «Сохраним лес». Массовая посадка деревьев прошла на территории Республики Татарстан.
-
Актанышлылар Россия-Белоруссия спартакиадасында җиңгән «Лачын» хоккей командасын тантаналы каршы алды
Бүгенге кояшлы иртә шатлыклы яңалыклардан башланды. «Лачын» хоккей командасы 9-14 октябрьдә Волгоград шәһәрендә мәктәп укучылары арасында уза торган «Олимпия өметләре» Союздаш дәүләт спартакиадасында катнашып бронза медальгә лаек булды. Актанышлылар- район җитәкчелеге, яшь хоккейчыларыбызның сыйныфташлары, әти-әниләре Россия- Белоруссия уенчылары бәйгесеннән уңышлар белән кайтучыларны район хакимияте каршында тантаналы төстә каршы алды.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестивале Гран-при иясе
Кичә районыбызда әдәби кичә- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы булды. Быелгы иҗат фестиваленең Гран-при иясе булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Энҗе Ильясова танылды.