16 май 2014 яңалыклары
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале
2014 ел - Мәдәният елы уңаеннан драма әсәрләре буенча иҗади бәйге нәтиҗәләре 1-5 сыйныфлар 1 урын - Илфат Миргалимов, Теләкәй мәктәбенең 5 сыйныф укучысы. "Язгы лаләләр" 2 урын - Айгөл Рәшитова, Яңа Балтач мәктәбенең 3 сыйныф укучысы. "Байлыкта түгел бәхет". Мансур Латыйпов, Актанышның 2 нче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы. "Илшат...
-
“Алтын каләм-2014”
I урын - Лилия Габдрәхимова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8б сыйныф укучысы, Илгиз Шәкүров, Актанышның беренче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. II урын- Инзилә Мәҗитова, Актанышның беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы. III урын- Адилә Саматова, Теләкәй мәктәбенең 7 сыйныф укучысы. Назлыгөл Гыйздәтуллина, Теләкәй мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.
-
Үз теләгебез белән җыештырмыйбыз?!
Ил күләмендә санитария-чистарту айлыгы бара. Үзе яши торган төбәкнең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгына битараф калучылар юк, дип беләбез. Барыбыз да матурлык, чисталык яратабыз. Оешма, хуҗалык тирәләрен җыештырып, матур чәчәкләр утыртып бизибез, башкаларныкыннан ким булмасын, дип тырышабыз. Актаныш район үзәгендә һәм күп авылларда бу эш бик актив алып барыла, һәм нәтиҗәсе дә...
-
Олимпиадаларда җиңүчеләр бүләкләнде
Халыкара, рәсәйкүләм, республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны тәбрикләү инде матур гадәткә әйләнде. Быел да 12 май көнне шундый җиңүләр яулаган укучылар һәм укытучылар хөрмәтләнде. Ә бит мондый уңышларга ирешү өчен әз көч соралмый. Юкка гына, белем алу -инә белән кое казуга тиң, димиләр. Еллар дәвамында алган...
-
Хастаханәдә эш сәгатьләре озынайтылды
Сәламәтлек саклау өлкәсе элек-электән халыкның иң үзәгенә үткән урыннарның берсе булды. Хастаханәдәге чиратлардан, табибларга күренү өчен эш сәгатьләрендә эштән китүдән җиксенеп тә күбебез, авырсак та, анда барырга ашкынып тормыйбыз. Бер ай элек үзәк хастаханәдә баш табиб булып Айрат Бикмөхәммәтов эшли башлады. Биредәге мохит белән танышкач, халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан ул...
-
Ришвәт, хезмәт урыныннан явызларча файдалану – төп билгеләре
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең 2013 елдагы антикоррупцион эшчәнлеге буенча социологик тикшерүләр уздырылып, әлеге сораштыруларның нәтиҗәләре игълан ителде. 14 район халкы коррупцион хәлгә 2012 елга караганда ешрак тарый башлаган, алар арасында Актаныш та бар. ЮХИДИ, медицина, хәрби комиссариат, эчке эшләр органнары, прокуратура хезмәткәрләре, ВУЗ укытучылары, предприятие директорлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре,...
-
Абунәчеләр. Подписка. Уңайлыклар.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу кампаниясе шау-шу белән башланып китте. Россия почтасына дәүләт дотация бирми башлагач, алар почта чыгымнары бәрабәренә газета-журналларга язылу бәяләрен арттырырга мәҗбүр булдылар. Бу кайбер абунәчеләрдә ризасызлык хисләре дә тудырды. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, әйбер бәяләре дә даими рәвештә артып тора. Аңа карап,...
-
Вакансияләр ярминкәсе үткәрелә
РайонныҢ халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 йорт) 22 май көнне иртәнге сәгать 8 дән көндезге 11 гә кадәр вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. Эш эзләүчеләрне көтеп калабыз, дип белдерә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге. Белешмәләр өчен телефон 3-01-98.
-
Күңел түрендәгесен иҗади пумала сөйли
- Иҗатка тартылуым, рәссам булуым тормышта һәрвакыт ярдәм итә, - ди, һәр мизгелгә сокланып, тормышның кадерен белеп яшәүче райондашыбыз Илгиз Шәйгарданов. Актаныш районы Туган як музеенда яшьлек дусты Айдар Хәбибуллин белән икесенең иҗат эшләрен тәкъдим итте ул. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче балалар белән дә аралашты, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Гаилә - иҗат...