16 апрель 2016 яңалыклары
-
Балалар күзлегеннән җиңү (ФОТОКҮРГӘЗМӘ)
Актанышта оештырылган авыл шахматчылары арасында республика чемпионатында "Балалар күзлегеннән җиңү" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе дә эшләде.
-
ЭХ... ТРның беренче Президенты М. Ш. Шәймиев Кубогы САБАга китте (ФОТООТЧЁТ)
15 -16 апрель көннәрендә "Актаныш" спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир нәтиҗәләре билгеле булды. I урын - Саба районы II урын - Кукмара районы III урын - Актаныш районы
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия 4: Гимназиядә уку рәхәтме?
Адилә Саматова (IXсыйныф): - Яңа мәктәпкә күчү - бик җитди адым. Мин дә яңа укучылар белән беррәттән, гимназия тормышына аяк бастым. Укытучыларның таләпчән булулары белемне күбрәк үзләштерергә ярдәм итә. Бүгенге эшне бервакытта да иртәгәгә калдырмый эшләргә өйрәндем. Эльвина Сәмигулова (IXсыйныф): - Миңа гимназиядә уку бик ошый. Татар телен ныклабрак өйрәнергә...
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия 3: Талантлар биредә ачыла
Көннең икенче яртысындагы эшчәнлек, уку-укыту эшенең дәвамы буларак, телләр белүче, аларны актив куллана алучы, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелә. "Сәләт" татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы, "Яшьлек-time" оешмалары белән берлектә эшчәнлек алып барыла. 2015 елдан "Сәләт" клубы оешып эшли башлады. Аның җитәкчесе итеп IX сыйныф укучысы Резеда Миргаязова билгеләнде. Гимназиядә укучылар көче белән...
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия 2: Фән олимпиадаларының республика туры җиңүчеләре һәм призерлары
Татар теле һәм әдәбиятыннан республика фән олимпиадаларының республика туры җиңүчеләре һәм призерлары: Сулдан уңга: Энҗе Әһлетдинова (IX сыйныф), Адилә Саматова (IX), Энҗе Фарсыева (IX), Алия Исламова (VIII), Алия Ваншина (X), Фирүзә Закирҗанова (XI), Әдилә Вилданова (X), Айзәрә Сафина (X). Бөтенроссия фән олимпиадаларының химия, информатика, хокук белеме фәннәреннән республика туры призерлары....
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия 1: Укучылары Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укытучылар
Артур Галиәхмәтов,гимназия-интернат директоры, тарих фәннәре кандидаты, I квалификацион категорияле тарих, җәмгыять белеме укытучысы. Укучылары - Бөтенроссия хокук белеме буенча регион этабы призерлары. Миләүшә Абдуллина, югары квалификацион категорияле тарих, җәмгыять белеме укытучысы. 2014 елда Бөтенроссия тарих фәне буенча остаз; 2015 елда укучысы - Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау туры җиңүчесе; укучылары -...
-
Әниемнең гомер бәйрәме
Пермь өлкәсе Лямино бистәсендә туып, хәзерге вакытта Татар Ямалы авылында яшәүче ЛЮДИЯ ХАМИС кызы ФӘТХУЛЛИНАның 15 апрельдә 50 яшьлек юбилее. Әниебез! Сине ихлас күңелдән алтын юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Син безнең өчен бердәнбер иң якын,...
-
Юбилеегыз белән!
Такталачык авылында гомер кичерүче әниебез ЛЮЦИЯ ТАҖИ кызы ГАЗЕТДИНОВАга17 апрельдә 70 яшь тулды. Кадерле әниебез! Син балаларыңның, оныкларыңның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер итәсең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын...
-
Әткәйгә - 75 яшь
Иске Кадермәт авылында яшәүче әткәебез ӘСКЫЙМ ЯМАЛЕТДИН улы НУРЕТДИНОВка 13 апрельдә 75 яшь тулды. Әткәй! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныклысын, шатлык-куанычларның чиксезен, бәхетләрнең олысын, гомернең озынын телибез. Әнкәебез Фәйрүзә белән тигезлектә, бер-берегезгә таяныч булып, безне сөендереп, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын сезгә. Котлы булсын, әткәй,...
-
Туган көнең белән, иң кадерле кешем!
Кадерле әниебез МОФАВАЗА ВАСЫЙКОВАны гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Әниебез! Сиңа шатлык, бәхет, Ходайның иң олы бүләге - саулыгыңны саклап, тынычлыкта, иминлектә яшәвеңне телибез. Безне куандырып, әти белән бер-берегезгә терәк булып озак яшәгез. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең өчен рәхмәтлебез. Уйлама әле, картаям, дип, Шат-көләч бул,...
-
Күңел хәзинәсе олы сәхнәдә
- Һәр кешенең күңелендә артист яши. Һәр кешенең күңелендә төрле өлкәләргә юнәлгән сәләт бар, аны ул үстерергә, сәхнәдә күрсәтергә тиеш. Сәнгать халыкның культура дәрәҗәсен, тәрбиясен күрсәтә һәм билгели. Һәр җирлектә кабатланмас талантлар яши. Аларны күрә, үстерә белү һәм мөмкинлекләр тудыру кирәк. Смотрда сүлпәнрәк чыгыш ясаган җирлекләрдә эш һәм шартлар тиешле...
-
Янгынны сүндергәнче булдырмый калу яхшырак
Ел башланып, нибары өч ай вакыт үтте, шул арада инде районыбызда 9 янгын чыгарга өлгергән. Узган ел исә бу чорга ут-ялкын 11 мәртәбә зыян салган, анда 2 кеше тән җәрәхәте алган, 8 кешенең гомере киселгән. Ут белән уйнау-шаярудан кызык тапкан ике бала янгынның сәбәпчесенә әверелгән. Уттан башка тормыш юк, әмма...
-
Актаныш келәмендә - Республика турниры (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
15 -16 апрель көннәрендә "Актаныш" спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир үтте.
-
Маллы кеше ачтан үлми
12 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең I квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Маллы кеше ачтан үлми Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге быелның беренче квартал йомгаклары белән таныштырды. Узган елның...
-
Атна вакыйгалары 07.04.2016