14 май 2012 яңалыклары
-
Сабантуй якынлаша
ТР Президентының быел татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы Указы дөнья күрде. Документ 2012 елда Сабан туе бәйрәмнәрен оешкан төстә уздыру максатыннан имзаланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Аннан аңлашылганча, халык теләкләрен, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә...
-
Төзелештә
5 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак (шул исәптән социаль ипотека программасы буенча) төзү һәм файдалануга тапшыру, гражданнарны җимерелергә торган торак фондыннан күчерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм...
-
Зират коймасы яңартылды
Түбән Гәрәй авылында халыктан җыйналган 60 мең сумга 120 метр озынлыкта профнастил алынып, җирле үзидарә материалы - 100 метр штакетник белән зират коймасы яңартылды. Укучы егетләр дә өмәдә актив катнашты. Хатын-кызлар койманы матур итеп буяп куйдылар.
-
Сагышлы да, шатлыклы да бәйрәм
Быелгы Бөек Җиңү көне күпләр күңелендә икеләтә бәйрәм хисләре белән нык уелып калды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының торак хәлләрен яхшырту максатыннан эшләп килүче федераль программа нигезендә, районыбызда барысы 400 ветеран исемлеккә кертелгән, аларның 336сы яңа тораклы-йортлы булды инде. 57 нче бистәдә ветераннар урамына нигез салынган иде,...