13 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Радуга“ санаториясенә - 15, “Азнакаевский“ санаториясенә - 15 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 3 ноябрьдән Чаллы шәһәрендәге "Радуга" санаториясенә - 15, Азнакайда урнашкан "Азнакаевский" санаториясенә 15 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтырату кирәк.
-
Тарихи-әдәби әсәрләргә конкурс
Укучыларда үзләренең туган авылларына мәхәббәт тәрбияләү, авылның тарихына карата кызыксыну уяту максатыннан, якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай премияләре иясе, тарихи әсәрләр авторы, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов, район мәгариф идарәсе, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарихи-әдәби әсәрләргә конкурс игълан итә. Һәркем өчен туган җир, туган авыл кадерле...
-
Һәр эшченең хезмәт шартлары бәяләнәчәк
8 октябрь көнне район хакимият бинасының утырышлар залында ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов җитәкчелегендә, оешма-предприятие һәм учрежденияләрнең профсоюз активистлары катнашында хезмәтне саклау өлкәсенә багышланган укулар узды. Төп яңалык - хезмәт шартларын махсус бәяләү өлкәсендәге мөһим мәсъәләләр. 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә...
-
Республикада 793 йортның 791ендә эшләр тәмамланган
2014 елда күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы буенча республикада 793 йортның 791ендә эшләр тәмамланган, дип хәбәр ителде видеоконференциядә. Ә мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм авыл торак пунктларын яктыртуны торгызу программалары буенча эшләр тулысынча башкарылып, еллык бүлеп бирелгән акчаларның 100 проценты да кулланылган.