13 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Район башлыгы сайланды
2013 елның 12 сентябре район тарихына тагын бер истәлекле вакыйгасы белән уелып калды. Бу көнне район башлыгы сайланды. Әлеге җаваплы миссия моңа кадәр район башлыгы вазифаларын башкарган Фаил Камаевка йөкләнде. Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы мәгариф министры итеп эшкә билгеләнгәннән соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев бер елга...
-
“Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясендә катнашучылар
Оешмалар 1. Актаныш юллары - 3000 сум. 2. Социаль яклау оешмасы - 10500 сум ( КЦСОН "Игелек үзәге" - 6000 сум; РЦМП - 1000сум; социаль яклау бүлеге- 1000 сум, Пучы картлар йорты - 2500 сум). 3. Район мәдәният йорты - 500 сум. 4. Китапханә - 500 сум. 5. Даруханә N...
-
Ышанычны акламасаң...
Агымдагы елның сигез ае эчендә районның җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучы 9 хөкем ителүчегә карата иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәза чынлыкта иректән мәхрүм ителү җәзасына алыштырылды. Бу тормышта абынырга озак түгел. Уйламыйча эшләгән бер гамәл генә дә сине җинаятьче разрядына кертә ала. Кылган гамәленә бәйле рәвештә җәзасы да...
-
Амур өлкәсендә яшәүчеләр ярдәм көтә
Су басу нәтиҗәсендә Амур өлкәсендә яшәүчеләр бик нык зыян күрде. Өлкәннәр һәм балалар өске җылы киемнәргә, урын-җир җәймәләренә, азык-төлеккә (яшелчә, бәрәңге), эчә торган суга, балалар уку кирәк-яракларына мохтаҗ. Шулай ук киләсе ел өчен орлык фонды да калмаган. Әлеге өлкәдә яшәүчеләргә ярдәм итәргә теләүче игелекле кешеләр табылыр дип ышанабыз. Күңелегез җитеп...
-
Чын чаңгычыларга кар кирәкми
5-7 сентябрь көннәрендә Яшел Үзәндә чангы-роллер һәм кросс буенча Татарстанның җәйге чемпионаты узды. Әлеге бәйгедә укучылар белән беррәттән төрле уку йортларында белем алган студентлар, спорт осталары, ягъни, җыеп әйткәндә, республиканың иң көчле спортчылары көч сынады. Һәм, алга китеп, шуны искәртергә була-остаз Галимҗан Мансуров җитәкчелегендә шөгыльләнгән яшь чаңгычыларыбыз 7 район һәм...