13 май 2023 яңалыклары
-
ГАСЫРЛАР ХИКМӘТЕ: Башкалар тышкы кыяфәтен матурлаганда син эчке дөньяңны бизә
✓ Башкалар тышкы кыяфәтен матурлыйм дип тырышып йөргәндә, син эчке дөньяңны кайгыртып, күңелеңне бизә. (Җәләлетдин Руми)
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 гектар урманнар торгызылды
Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды: бу – планлаштырылганның 100 процентын тәшкил итә. «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләрнең кыскача нәтиҗәләрен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ясадылар.
-
Ленар Зариповка «Бердәм Россия» партиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда «Милли проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Обещаю вернутьСя. Мин кайтам» проектына йомгак ясалды.
-
Чүп үләннәре әчеткесен яшелчәләргә сипсәң, уңыш бермә-бер арта
Бакчачылар бәрәңге түтәлендә эт эчәге күп булудан зарлана. Аннан ничек котылырга белми аптырыйлар. Ул бәрәңге сабагын бер «буып» алса, үсүенә комачау итеп ята. Әмма белгечләр әйтүенчә, «икенче икмәк»нең төп дошманы - сарут (пырей), халык телендә аны кыяк үлән дип тә атыйлар. Ул бәрәңге үсешенә шулкадәр нык комачау итә ки, тамырлары белән бүлбеләрне дә чорнап, булган барлык кирәкле матдәләрне үзенә туплап ята.
-
21 майда райондашларыбызны Изге Болгар җыенына алып бару оештырылачак
Болгарда 21 майда, Бөек Болгарстанда ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлап, “Изге Болгар җыены” үткәрелә. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
-
Пучыда якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Нур Баян истәлегенә көрәш ярышы уздырдылар
11 май көнне Пучы Балалар иҗат үзәгендә авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә башлангыч класс укучылары арасында районара көрәш ярышы уздырылды.