13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Байсар кызы - бронза медаль иясе
Чехиядә 18 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында хоккей дөнья чемпионаты тәмамланды. Россия командасы үз тарихында беренче тапкыр призлы урынга күтәрелеп, бронза медаль яулады. Чехларны 5:1 исәбе белән тар-мар итүдә Актаныш районы Байсар авылы кызы Лиана Ганиеваның да өлеше зур. Ул бу турнирнын иң яхшы сакчысы булып танылды.
-
Уен-көлке, җыр-биюле тамашага рәхим итегез!
Искечә Яңа ел үткәрү традициясе юлиан һәм григориан календарьлары арасындагы аерма белән бәйләнгән. Хәзер ул аерма 13 көн тәшкил итә. Шуңа күрә 13 гыйнвардан 14енә халык искечә стильдә Яңа елны каршылый. Хөрмәтле актанышлылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне 13 гыйнвар кичендә Үзәк чыршы янына Искечә Яңа елны каршы алырга дәшеп калабыз...
-
Что подарить на Новый год?