12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Актаныш кышкы вакытта килеп туарга мөмкин гадәттән тыш хәлләргә әзерме? (ВИДЕО)
Актанышта кышкы вакытта килеп туарга мөмкин гадәттән тыш хәлләр: көчле буран, күп кар яву аркасында юлларда тоткарлыклар килеп чыккан очракта күрелергә тиешле чараларга әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде.
-
Актаныш районы көтелмәгән хәлләргә әзер
4-7 октябрь көннәрендә гражданнар оборонасы буенча илкүләм өйрәнүләр узды. Актаныш районында да, бу нисбәттән, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары, оешма-предприятиеләр катнашында традицион бөтенроссия штаб күнегүләре үтте. Уку йортларында тормыш иминлеге дәресләре уздырылды, Актанышның 1нче мәктәбендә 5 октябрь көнне гадәттән тыш хәл игълан ителеп, бар укучылар-укытучыларны паникасыз гына тиз арада мәктәп...
-
Дөнья галимнәре фикерләшә – мәдәният һәм дин милләтне саклый
Казанга ике көнлек форумга Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда укытучы 300ләп мөгаллим җыелган иде. Мөфти Камил Сәмигуллин дин юлындагы хезмәтләре һәм эшчәнлекләре өчен аларга рәхмәтен белдерде. Узган елда Татарстан мәчетләрендә оештырылган курсларда 25 меңләп кеше дини белем алган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил...
-
15 октябрь көнне Актанышта янә зур ярминкә
15 октябрь көнне районда авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан зур чара планлаштырыла. Бәйрәм иртәсе ярминкә белән башланып китәчәк. Биредә хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен халыкка тәкъдим итәчәк. Базар бәяләреннән чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы продукция алып калырга теләүчеләрне ярминкәдә көтеп калабыз.
-
Актанышта өлкәннәр ункөнлеге тәмамланды
- Көтеп алдык, сөенеп очраштык, аралаштык, игътибардан, күрсәтелгән хөрмәттән күңелләребез булды, - дип, фикерләрен белдерде бәйрәм чараларында катнашучы өлкәннәребез. Һәр елны үткәрелеп килүче көтеп алынган чараларга быел "Хәтер вахтасы" һәм үзешчән автор-башкаручыларның "Районыбыз җәүһәрләре" кичәләре дә өстәлде. 5 октябрьдә өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы сыналды. Анда 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар,...
-
ХӘТЕР МАРШЫ: Райондашлар кайтты моңсу сагыш булып...(ЧАРАДАН ВИДЕО)
6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында "Хәтер маршы" инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38нче мәктәп укучылары, укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар килде.
-
Актаныш районы педагоглары хөрмәтләнде (исемлек)
Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актанышның 1 нче мәктәбенең технология укытучысы Дилшат Сәгыйт улы Мөхәмәдиевкә "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш башлангыч мәктәп-бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы Ания Хасип...
-
Уңган, булган бригадир
Ел фасылының муллык чоры булып саналган көз көнендә, авыл кешеләренең урып-җыюдан, бакча эшләреннән һәм башка бик күп бетмәс-төкәнмәс вак-төяк мәшәкатьләрдән бушана башлаган бер мәлендә, 1966 елның 9 октябрендә, әбиләр чуагына тартым бик матур көнне, Югары Яхшый авылында яшәүче Мадъяровлар - Иңгел абый белән Мөнирә апа гаиләсендә, апасы Илизадан соң икенче...
-
Атна вакыйгалары 06.10.2016
-
Атна вакыйгалары 29.09.2016
-
РУХИ МИРАС: елның мәдәни ачышлары
29 сентябрьдә Актанышыбызда яңа мәдәни елга старт бирелде - яңа сезон ачылды, сәнгатькәрләребез аны зурлап билгеләп үтте, хезмәтләрен бәяләп хөрмәтләнүчеләр дә гадәттәгедән күбрәк иде. Ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләребез авылларда өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалар белән бергәләп эшләде, иҗат итте, эзләнде. Традицияләребез яңа төсмерләр белән баетылды, яшьләрнең, балаларның яңа сулышы, көче белән...
-
Актаныш шахматчылары сынатмый
Шахмат буенча авыл мәктәпләре укучылары арасында узган XIV Россия беренчелегендә безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 12 кешелек команда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйге Самара өлкәсенең Кинель-Черкасск шәһәрендә 27 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә үткән, анда бөтен Рәсәйдән җыелган 30 команда көч сынаган. Шәхси беренчелектә Актаныштан Роза Гыймазова 2002-2003...
-
Киң күңелле, гади кеше ул
Могҗизалар булмый җирдә, Яшьлек кире кайтмый шул. Аккан судай үтә еллар, Сулар үргә акмый ул. Гомерләр үтә инде ул, Ашкынып аккан судай, Тик гомернең буйларына Исәнлек бирсен Ходай. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, төрек келәмнәрен хәтерләткән, ә агачлар, берсен-берсе уздыра-уздыра, җәйге киемнәрен көзгегә алыштырган, миләш агачының кып-кызыл җимешләре, яфракларының ялкындай...
-
МӨХТӘРӘМ ЗАТ ИДЕ: Гомерен укытучылыкка багышлады
Апач авылында гомер иткән кадерле әтием Фаиз Гәрәй улы Гәрәевнең якты истәлегенә багышлыйм бу язмамны. Әүвәлге елның 9 октябрендә әтиемә 70 яшь тулган булыр иде. Ләкин язмыш үзенчә хәл кылды: узган елның 9 декабрендә аны арабыздан алып китте. Без зур югалту кичердек. Әтием 1946 елда Дербешка эшчеләр бистәсендә туа. 6...
-
Сөн буйлары бөдрә урман
Агымсу ич, болганадыр, Болгана да бер тона. Елгалар да безнең төсле Бер ашыга, бер тына. Р. Имаев. Әйе шул, бер ашыгам, бер тынам. Даны еракларга таралган, исеме җырларда җырланган Сөн елгасы булам мин. Инде ничә еллар Башкортстанның Шаран районы чишмәләре белән Агыйдел елгасын тоташтырып, 209 чакрым юл үтәм. Язларын шаулап,...