12 август 2016 яңалыклары
-
Көйле хезмәт – уңыш нигезе
Тир түгеп, армый-талмый башкарган хезмәтләренең җимешләрен татый "Чишмә" хуҗалыгы да. Тулып торган иген кырларыннан кайткан икмәкләрне ындыр табагында колач җәеп каршы алалар. Урып-җыюның бар муллыгы, бар кодрәте - ындыр табагында. Мондагы алтын таулар күңелләргә канат куя. Амбар хуҗасы Илсөяр Мурзина җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Быел...
-
“Жемчужина” ял һәм сәламәтләндерү шифаханәсенә а юлламалар бар
Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан "Жемчужина" ял һәм сәламәтләндерү шифаханәсенә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен 13 августтан юлламалар бар. Теләк белдерүчеләр булса, тиз арада түбәндәге телефон номерына элемтәгә чыгыгыз: 89372981284.
-
Гран При-Кама Аръягы бәйгеләрендә актанышлылар сынатмады
Шахмат буенча Гран При-Кама Аръягы бәйгеләренең Чистайда узган 3нче этабында Актаныш спорт мәктәбеннән ике команда катнашты. 2004 елгы һәм зурраклар командасы составындагы Таһир Хөрмәтуллин, Роза Гыймазова, Гадел Имамов һәм Илзир Саматов, Яшел Үзән һәм Баулы командаларыннан гына калышып, лаеклы III урынны яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә үз категорияләрендә Мансур Закирьянов, Роза...
-
Чаллыдан - җиңү белән!
Җиңел атлетика буенча 6 август көнне Чаллы шәһәре көненә багышлап уздырылган ярышларда Актаныштан үз яшь төркемнәрендә Динислам Закиров һәм Искәндәр Хаҗиев җиңү яулап кайттылар.
-
Хезмәт өчен минималь түләү күләме артты
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә "Татар-информ". Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Мондый килешү инде дүртенче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул...
-
Райондашыбыз хөрмәтләнде
Югары нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш электр элемтәсе үзәгендә өлкән электромеханик булып озак еллар эшләүче Исламов Рәзиф Далит улына "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең атказанган хезмәткәре" дигән исем бирелде.