12 апрель 2013 яңалыклары
-
16 апрельдә Пучы участок амбулаториясында донор көне уза
Донорлар кан биреп, лейкоз, гемофилия белән авыручылар, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр, бала тапканда кан күп югалткан аналар, кан салуга мохтаҗ яңа туган сабыйларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Кан бирергә килгәндә паспортыгызны алып килергә онытмагыз. Кан бирәсе көн алдыннан майлы, тозлы ризыклар ашамаска, исерткеч эчемлекләр, шул исәптән сыра эчмәскә...
-
Бүләге дә, хикмәте дә шәп..
"Актаныш таңнары" газетасына 2013 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында лотерея уздырылды. Бу көнгә газетага 2000 кеше язылган иде. Шуларның 586 сы мөхәррият тарафыннан үткәрелгән лотереядә катнашырга теләк белдерде. Бу юлы барысы 16 приз уйнатылды. Бүләкләр "Эльдорадо" сәүдә үзәге ярдәме белән алынды. Лотерея һәм аның күңелне ымсындыручы бүләкләре белән кызыксынган башка...
-
Сак булыгыз: талпан ауга чыга
Көннәр җылытуга, урман-кырларда бар тереклек уяна. Табигать яшәрү белән кайбер сезонлы авырулар да баш калкыта. Талпан энцефалиты- талпаннар китереп чыгара торган авыру. Узган ел безнең районда да, талпан кадалып, 56 кеше табибка мөрәҗәгать иткән, шуларның 13е балалар. Җирлектәге урманнардан былтыр 50дән артык талпан җыеп, Казанга вирусология лабораториясенә җибәрдек, һәм шушы...
-
Фәнни-эзләнү конференция
11 апрель көнне Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында "Туган телем- шагыйрьләр теле" дип исемләнгән республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе узды. Анда республикабызның 43 районынанан 115 мөгаллимә катнашты. Күпчелек фәнни эшләр Халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Балаларның яраткан әдибе Роберт Мөгаллим улы укытучылар белән очрашуга үзе дә кайтты. Бүген дә...
-
132 мең сум акчалата ярдәм
Яңа Балтач авылы егете, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФнең Татарстан Республикасындагы баш федераль инспекторы, генерал-майор Марсель Галимәрдәнов туган авыл зиратының коймасын тоту, төзекләндерү, кирәк-ярак алу өчен үзенең хезмәт хакыннан 132 мең сум акчалата ярдәм итте.
-
Хуҗалыклардагы эре мал саны үсештә
Терлекчелек тармагының узган ай йомгакларына багышланган чираттагы сөйләшүдә дә: - Республикада мал санын арттырган районнар бармак белән генә санарлык, алар арасында бүген без II урында барабыз, - дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Билгеле ки, бу сөенечле күренеш. Тик терлекчелекнең эшчәнлегенә тирәнтен төшенгән саен, башкарылмаганнар...