12 февраль 2015 яңалыклары
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
10 февраль көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 1 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 12 гариза каралып, шуларның 10сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга катлаулы операцияләргә һәм кыйммәтле даруларга фондтан 235 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
8 айда 85 кеше һаләк булган
Узган елның 8 аенда гына республикада җәяүлеләр белән бәйле 864 юл фаҗигасы теркәлгән. Аларда 85 кеше һаләк булган, 817 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, фаҗигаләренең 298е җәяүлеләр юлында килеп чыккан. Руль артындагыларның игътибарсызлыгы аркасында 15 кеше һаләк булган, 299 җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган. Ўәяүлеләр...
-
Волейбол ярышларының зона этабы оештырыла
12-15 февраль көннәрендә Мамадышта мәктәп укучыларының Спартакиадасы кысаларында кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышларының зона этабы оештырыла. Ярышларда тренерлар Алгинат Гәрәев һәм Ринат Газетдинов җитәкчелегендәге Актаныш командалары да катнаша. Элеге спорт бәйгеләрендә райондашларыбызга уңышлар телибез!
-
Милли көрәш
12-14 февраль көннәрендә Биектауда милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы турниры уза. Чарада Актаныш данын атказанган спорт мастеры Илфир Әнвәров җитәкчелегендәге район командасы яклаячак.