11 апрель 2024 яңалыклары
-
Актаныш районы җитәкчелеге махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре белән очрашты
Тиздән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә унберенче гуманитар ярдәм җибәреләчәк.
-
Җинаятьчелектән райондашларны бары профилактика ярдәмендә генә саклап була
Бүген район хакимиятендә Актаныш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
-
Райондашыбыз Гает бәйрәмендә икеләтә котлаулар кабул итте
Яңа Байсар авылында яшәүче Гәрәева Мотахара Дәүләт кызының йортында бу көннәрдә кунаклар аеруча да күп булды. Ураза гаете көнендә, 10 апрельдә ак әбиебезгә 90 яшь тулды.
-
Бүген төнлә Актанышта яшенле яңгыр яварга мөмкин
Бүген, 11 апрельдә кичке 21:00 сәгатьтән иртәнге 2:00 сәгатькә кадәр яңгыр ява дип хәбәр итә Яндекс- карта.
-
Кейтеринг хезмәтләре: бу хезмәтләргә куелган таләпләр турында
Күптән түгел Россиягә популяр күчмә туклану хезмәте — «Кейтеринг» килде. Күп кенә россиялеләргә бу сүз инде яхшы таныш, әмма барысы да аның артында нәрсә яшеренгәнен, нинди сервисны шулай дип атауларын һәм аны нинди ситуацияләрдә кулланырга мөмкинлеген төгәл белеп бетерми.
-
Якташыбыз Лиана Ганеева Хатын-кызлар хоккей лигасының иң яхшы бомбардиры булып танылды
Санкт-Петербург командасы Хатын-кызлар хоккей лигасының 2024 елгы плей-офф финал сериясендә җиңү яулады. Лиганың иң яхшы бомбардиры булып якташыбыз, танылган хоккей остасы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганеева танылды.
-
Туган тел аенда: Бүген Яңа Әлем мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар уза
Апрель- татар халкы өчен иң истәлекле ай. Табигатьнең яшәреп, яшьнәп яз фасылының кыл уртасында җиткән мәлендә туган телебезнең сакчысы, бөек Тукаебыз дөньяга килгән. Габдулла Тукай исеме белән бәйләп бай айда төрле чаралар уза, аларның барысы да туган телебез, тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребезне саклауга, пропагандалауга юнәлтелә. Бүген Яңа Әлем мәктәбендә уза торган «Габдулла Тукай исемендәге фәнни-гамәли укулар» да шушы традицияләрне дәвам итә.
-
Икмәкне үстерә һәм файдасын күрә белергә кирәк: Бүген районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы буенча республикакүләм укулар уза
Бүген районыбызда «Ашлык конъюнктурасын фаразлау. Җитештерелгән үсемлекчелек продукциясенең сыйфатын арттыру» буенча республикакүләм укулар уза. Технология техникумы базасында оештырылган әлеге эшлекле семинарда республикабызның 17 районыннан җитәкче-белгечләр катнаша.