11 февраль 2023 яңалыклары
-
Районыбызның медицина хезмәткәрләре Зифа Исламова истәлегенә чаңгы ярышы оештырды
Татар Суксуы авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2023» кысаларында РФ атказанган табибы Исламова Зифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде.
-
Актанышлылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә җиңү яулады
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә райондашларыбыз да канашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Актанышлылар “Россиянең чаңгы юлы-2023” узышында катнашты
Бүген “Россиянең чаңгы юлы-2023” узышы үтте. Ил күләмендәге спорт бәйрәменә һәр елдагыча, безнең район да актив кушылды.
-
Олимпиада көндәлегеннән: Геология фәненнән алты укучыбыз призер
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында геология фәненнән Актаныш 1 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Әхмәдишин Раяз, Кәшбразыев Ленар, 11 сыйныф укучысы Хәйретдинова Гөлназ (укытучылары Галиева Зилә Әхәт кызы), гуманитар гимназияның 9 сыйныф укучылары Солтанов Самат, Чекалин Гадел, 10 сыйныф укучысы Хуҗин Вильдан (укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улы) призер булдылар.
-
Олимпиада көндәлегеннән: Рус теле фаненнан биш укучыбыз призер
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында рус әдәбияты фәненнән Актаныш 2 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галиева Сөмбел (укытучысы Хәнипова Ләйсән Илгиз кызы), 10 сыйныф укучысы Шәкүрова Камилә (укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы), гуманитар гимназиянең 9 сыйныф укучысы Шәемова Гөльяр (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаил кызы), 10 сыйныф укучысы Гыйльметдинова Миләүшә (укытучысы Нурыева Ирина Альбин кызы), 11 сыйныф укучысы Таһирова Эльвина (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаил кызы) призер булдылар!
-
Хәрбиләребезгә ярдәмгә
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”... Бу сүз-гыйбарә күптән инде халык телендә кулланыла. Ә инде сентябрь аенда, илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ул бөтенләй икенче төрле, үзенчәлекле төсмер белән яңгыраш алды һәм районыбызда яшәүче ил, яудагы якташлар язмышына битараф кала алмаган райондашлар өчен көнүзәккә әверелде.