11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Актанышта 2016 елның тәүге сабые туды
Районның ЗАГС бүлегендә быел Актанышта туган беренче бала теркәлде. Юлия белән Азат Давлетовлар гаиләсендә туган әлеге сабыйга әти-әнисе Эмиль дип исем кушты. 7 гыйнвар көнне якты дөньяга аваз салган нәнинең авырлыгы 3 кг, буе 53 см. Без сезне нәниегез туу белән чын күңелдән котлыйбыз.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе...
-
Булат Шәкүров сынатмады
7-9 гыйнвар көннәрендә Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" турниры узды. Анда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Булат Шәкүров (остазы Булат Солтанов) 2004-05 елгы ир балалар төркемендә авыл районнары арасында мактаулы 3 урынны яулап кайтты.
-
Яңа ел тапшыруы 31.12.2015