10 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Атна вакыйгалары 05.11.2015
-
Кирам Сатиев: «Хәзер миңа берни кирәк түгел, көлмим дә, еламыйм да, бирмим дә, сорамыйм да...»
Исте җилләр, акты сулар, Кирамга тулды алтмыш. Дөньяга күп шәхес бирде Туган ягы Актаныш. Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның иҗат кичәсенә чакырып язылган белдерүдәге әлеге шигырь юлларын ул үзе язган. - Сезнең иҗат күпләргә үрнәк булырлык. Төрле гармуннарда уйныйсыз. Көйләр язасыз, китапларыгыз да дөнья күрде. Шигырьләрегезне кайчан яза башладыгыз? Без...
-
Актаныш тагын төнлә утсыз кала
Электр линияләренә реконструкция үткәрелү сәбәпле, 11 ноябрь көнне сәгать 00:00дән 04:00гә кадәр Актаныш авылының Ленин проспектының 14-18 номерлы йортларында, Тынычлык проспектының 19-23, 25, 81 номерлы йортларында, шулай ук Почта, РУЭС, Халык Суды, Музей, Пенсия фонды, Саклык банкы оешмаларында, "Алмаз - Холдинг" кибетендә, "Алтын балык" кафесында ут булмаячак.