10 июнь 2016 яңалыклары
-
Уразада ялгыш ризык капсаң нишләргә һәм уразада вакытта нигә мунча керергә ярамый?
Мөселман өммәте уразага керде. Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында - Кадер кичәсен, көннәр арасында - җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә ун савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул җиде йөз һәм аннан да күбрәккә арта. Әлеге изге айда ашау-эчүдән генә түгел, начар сүзләр, гайбәт...
-
Ник аңламыйсыз, тротуар машиналар өчен түгел! (ФОТОДӘЛИЛЛӘР)
Кичә берәү " тимер ат"ын тротуарга ук менгезеп куйган. Әлеге машина аркасында коляска тарткан җәяүлеләргә биредән үтү мөмкинлеге чикләнде. Мөгаен, бу машина хуҗасы " машиналарны тротуарларга, газоннарга куярга ярамый" дигән закон белән таныш булмагандыр. Ярый әле миһербанлы райондашларыбыз ЮХИДИ идарәсе вәкилләрен чакыртмадылар. Ә тротуарлар ул, иптәшләр, җәяүлеләр өчен генә. Исегездән...
-
Үлгән хатынның 4 айдан соң баласы туган
Лиссабондагы 37 яшьлек бер хатын-кызның башына кан сава. Табиблар 20 февральдә аның баш миенең үлүен раслый. Ә менә үлгән хатынның карынындагы бала үзен яхшы тоя, үсеш алуын дәвам итә. Шуңа күрә туганнары баланы саклап калуларын сорый. Сабый йөклелекнең 32 нче атнасында Кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килә. Бу вакыйга рекорд булып...
-
СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Үзара салым акчалары нәрсәгә тотыла?
Яңа Әлем авыл җирлегендә К.Маркс урамының 1 км 150 м, Г.Тукай урамының 800 м юлы формалаштырып ком түшәлде.
-
Аквапаркта 49 яшьлек хатын-кыз үлгән
Башкортстанның Уфа шәһәрендәге "Планета" комплексы аквапаркында алган имгәнүләрдән 49 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. 8 июнь кичендә хокук саклау органнарына аквапарктан хастаханәгә китерелгән хатын-кызның үлеме турында хәбәр керә. Әлеге факт буенча Уфа шәһәренең Октябрь районы тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алды эше оештырыла. Беренчел тикшерү фаразларына караганда, әлеге хатын-кыз Уфага Мәләвез шәһәреннән...
-
Юбилеегыз белән!
Иске Солтангол авылында 1936 елда дөньяга килгән әткәебез ИНДУС САЛИХ улы ЯРМИЕВнең 6 июньдә 80 яшьлек юбилее. Әткәебез әнкәй белән моннан 49 ел элек яшьлек бакчасында табышып кавышканнан соң тернәкләнеп киткән гаиләбез агачы бүген шактый тармаклана төшеп, тамырлары тагын да тирәнгәрәк юл алды. Әнкәй белән әткәй икәүләп безгә төшендерергә тырышкан...
-
Безнең авылга ярдәм кирәк
Хөрмәтле мөхәррият! Без, Чирү авылы халкы, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Безнең авылда медпункт бар. Ләкин анда эшләүче фельдшер юк. 2016 елның гыйнварына кадәр атнага 3-4 көн 1-2 сәгатькә Актаныштан килеп, эшләп йөрделәр дә, хәзер анысы да бетте. Инде күптәннән медпунктның ачылганы юк. Авылыбызда өлкән яшьтәгеләр генә калды диярлек һәм I, II,...
-
Һөнәрендә күңел җылысы
Өлкән яшьтәге кешене еш кына сабый балага тиңлиләр, чөнки икесен дә тәрбияләү күп көч таләп итә. Башкалар ярдәменә мохтаҗ кешене карау юындыру, туендыру, өс-башын чиста тоту белән генә чикләнми, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ әле ул. Сабыр гына зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә...
-
Ана тәрбиягә алган балалары ярдәмендә үз малаен балта белән чабып үтергән
Мәскәү өлкәсендә коточкыч җинаять кылына: 14 һәм 17 яшьлек тәрбиягә алган балалары ярдәмендә ана кеше үзенең 28 яшьлек улын үтерә. Вакыйга дачада була. Ул балта, чүкеч, пычак белән аның тәнен тураклаганнан соң, учакта яндыра. Соңыннан улының югалуы турында полициягә хәбәр итә. Җинаять эзен бетерү өчен, идәннәрне буйый. Хәзер кансыз ана...
-
Һәр көнне игелекле хезмәттә без
Социаль хезмәткәрләр көне - бүтәннәргә килгән кайгыны, бәлане, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Пучыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме ул. 1989 елның апрелендә...
-
Җирлек төзеклеге үзебездән тора
Һәр елдагыча, чисталык икеайлыгына йомгак ясау һәм җирлектә эшләнгән эшләрне карап чыгу максатыннан, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә җирлек башлыклары белән авылларны карау оештырылды. Бар авыл җирлекләрендә дә эш алып барылган, әмма алар төрле дәрәҗәдә, төрле югарылыкта. Бик күпләрендә үзара салым акчасына зиратлар каралган. Салынган юллар күзне сөендерә....
-
"Башак" хуҗалыгы башлады...
4 нче июнь көнне иҗат төркемебез "Башак" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү барышы белән танышты. Әлеге хуҗалыкта соңгы бер-ике елда малларның баш саннарын арттыруга нык игътибар бирелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, аларның 2100 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуңа бәйле рәвештә терлек азыгының күләмен һәм сыйфатын да елдан-ел арттыру сорала. - Быел...