10 февраль 2017 яңалыклары
-
Актанышта ут күршеләр очрашты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Кичә Актаныш Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасыннан да дәрәҗәле кунаклар кабул итте. БУ ХАКТА: Актанышның Такталачык авылында Мутиннар нигезендәге стелаларга чәчәкләр салынды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР) Район кунаклары Актаныш белән танышты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
-
1976 елгы райондашыбызны "кәкре каенга терәткәннәр"
"Мошенниклар корбаны була күрмик, алар корган ятьмәгә эләкмик!" - дип даими кисәтүләргә карамастан, алданучылар саны кимеми. Хәзер күп кеше банк картасыннан файдалана. 3 февраль көнне Актаныш авылында яшәүче 1976 елгы ханымның кәрәзле телефонына "банк картагыз төзексез хәлгә килгән" дигән смс-хәбәр килә. Хәбәрне банк үзе җибәргән, диелгән. Мондый хәбәр я шалтыратулар...
-
Актанышлылар сынатмады
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф идарәләре җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура-спорт эшен җанландыру максатыннан, җәйге һәм кышкы спартакиада оештыру инде матур гадәткә әйләнде. Әлеге спартакиадаларда безнең районның мәгариф хезмәткәрләре ел саен алдынгы урыннар яулыйлар. Быел республика буенча...
-
Райондашыбыз Фәхриева Кәшифә Зарип кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады (+ФОТОЛАР)
Актанышта бик күркәм традиция яшәп килә: 90 яше тулган райондашларыбызны котлап, аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фаил Камаевның күчтәнәчен тапшыралар. 10 февраль көнне олуг юбилеен, 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Фәхриева Кәшифә Зарип кызын да район җитәкчелеге шул рәвешле тәбрикләде. Юбилярны район Советы...
-
“Актаныш йөреше” (ВИДЕО)
- Актаныш шахматының горурланырлык тарихы бар. Узган ел декабрь аенда шахматчыларыбыз Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов Актаныш шахматына кагылышлы экспонатларны, документларны, фотоларны, ярышларда җиңеп алган кубокларның бер өлешен Туган як музеена тапшыру һәм биредә даими экспозиция ясау тәкъдиме белән чыктылар. Бик шатланып риза булдык. Бүген без ул экспонатларны шахмат уены...
-
Атна вакыйгалары 09.02.2017
-
02 хәбәр итә
29-30 гыйнвар көннәрендә "Әнәк" агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсе ферма территориясеннән биш баш мал урлана. Килгән зыян - 248 мең 975 сум. Тикшерү барышында ферма территориясенең койма белән тиешенчә әйләндереп алынмавы, видеокүзәтү булмавы ачыкланды. Югыйсә, шушы гап-гади таләпләр үтәлгәндә урлашуларны кисәтү, булдырмый калу бик җиңел. Оешма-хужалык җитәкчеләре, саклык чараларын күреп, үз...
-
Актанышның үз Сочиы
Кышын да бирегә һәр атнаны Татарстанның, Башкортостанның шәһәр-районнарыннан ял итәргә киләләр. Табигате балык каптыру өчен дә, кинәнеп ял итү өчен дә нәкъ менә күңел теләгәнчә. Җирлекнең яшәве көндәлек эш-мәшәкатьләр белән беррәттән, килгән-киткән кешегә күз-колак булу, хөрмәт күрсәтү, иминлекне тәэмин итү белән дә үрелеп бара. - Авыл җирлегендә, бигрәк тә безнең...