9 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Актаныш районы Иске Кормаш авылы театры «Сагынган чакларымда» спектаклен сәхнәләштерде (+видеоспектакль)
«Шулкадәр рәхәтләнеп уйныйлар. Артистларның ихласлыгы яраттырды, күзеңә генә карап торалар», - дип бәяләде режиссер Нур Хөсәенов.
-
Актаныш районы Пучы авылының «Ихлас» халык театры «Сүнгән йолдызлар» спектаклен куйды
«Пучы авылында театр, сәнгатьне ярата торган халык яши. Бу спектакль артистлар өчен үзе бер мәктәп», - диде режиссер Символ Гайнетдинов.
-
Чуракай мәктәбендә укучылар һәм ата-аналар белән хокук һәм тәртип саклау буенча сөйләштеләр
Чуракай мәктәбендә чираттагы гомуми ата- аналар җыелышы һәм укучылар белән очрашу булып узды. Җыелышка юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән Ләйсән Рәдиф кызы, һәм административ законнарны үтәтү бүлеге инспекторы Чулпан Ринат кызы да чакырулы иде.
-
Ольга Павлова: Республикада 290 меңнән артык кеше төрле дәрәҗәдәге ГТО билгеләрен алды
Татарстанда ГТО комплексы стартына гаиләләр чыга, чөнки республикада гаилә спорты белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән кечкенә балалар өчен дә. Мондый фикерне җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры һәм РФ синхрон йөзү федерациясенең элеккеге вице-президенты Ольга Павлова әйтте. Ул «ТИ-Спорт»ка интервью бирде.
-
Бала туганнан соң даруларга бирелә торган акчаны ничек алырга?
Дару сатып алу өчен түләүне ел башыннан 20,4 мең кеше алган Әлеге акча 3 яшькә кадәрге сабыйларга каралган.
-
Татарстан беренчелеге ярышында «Иман» футбол командасы 1 урынны яулады
Татарстан Республикасы футбол федерациясе кубогына оештырылган мини-футбол буенча зона ярышында «Иман» командасы 1 урынны яулады.
-
Гражданнар оборонасы чараларыннан: Тренировкалар өйрәнү генә булып калсын (фото һәм видео)
Бүген иртәнге 6.00 сәгатьтән үк районыбызда гадәттән тыш хәлләр туган очракта район халкын эвакуацияләү, төрле ведомствоара хезмәтләр хәрәкәтен дөрес итеп оештыру буенча өйрәнүләр башланды.
-
Бүген районыбызда Татарстан президенты йөкләмәсе буенча гражданнар оборонасы чаралары уза (фото һәм видео)
Бүген, 9 ноябрьдә Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның карары нигезендә Россия субъектларында гражданнар оборонасы буенча чаралар уза. Татарстан Республикасы президенты, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та әлеге карар буенча үзенең боерыгын чыгарды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело экскурсии для школьников и студентов на производственных объектах
«Транснефть – Прикамье» организовало для учащихся профориентационные экскурсии на нефтеперекачивающие станции (НПС) в Республике Татарстан. НПС «Тиньговатово» и «Студенец» Казанского районного нефтепроводного управления посетили студенты Канашского транспортно-энергетического техникума (КанТЭТ) и старшеклассники Канашской средней школы № 11.
-
«Актаныш җырлары» концертыннан кергән акчалар хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә тапшырылачак
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре халкыбызга культура хезмәте генә күрсәтеп калмыйлар, ә хәйрия юнәлешендә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Авылларыбыз талантлары катнашында узган «Актаныш җырлары» концерты хәйрия максаты белән оештырылды. Концертка билетлар сатудан кергән акчалар өлешчә хәрби хәрәкәткә киткән райондашларыбызның исәп-хисап счетына күчерелде. Әйе, актанышлылар шатлыкта да, кайгыда да бергә.
-
Бүген Пучы һәм Иске Кормаш халык театр коллективы “Идел-йорт” төбәкара театр бәйгесендә чыгыш ясаячак
Районыбыздагы театр коллективлары ел саен “Идел-йорт” төбәкара театр бәйгесендә зур җиңүләргә ирешеп кайта.