9 июнь 2015 яңалыклары
-
Легендарные бренды
-
Сабантуй мизгелләре (фоторепортаж)
-
Аделина Сәлахова - “Полицейский дядя Степа“ Россиякүләм конкурсның республика этабында җиңүче
"Полицейский дядя Степа" дип исемләнгән Россиякүләм конкурсның республика этабында җиңү яулап, 4 нче "Әтәчкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Аделина Сәлахова Казан шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында булып кайтты. Аның полиция хезмәткәрләренең эшен шигырь аша яктырткан видеролигы 282 эш арасыннан иң яхшы 15 эш исемлегенә кергән.
-
“Әкият“тә кунакта
1 июнь көнне Казан шәһәренең "Әкият"курчак театры бинасында, Әдәбият елы кысаларында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды. Бәйгедә Татарстанның 23 төбәгеннән һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләреннән балалар катнашты. Үзләренең иҗат эшләре белән Актанышыбыздан укучылар зур өлеш керттеләр, һәм...
-
Кояшлы булсын балачак
1 июнь - җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның кояшлы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Матур балачак бәйрәме "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда "Һәрвакыт булсын кояш" исеме астында үтте. Бәйрәмне ачу өчен сүз алган башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге бәйрәмгә килгән балаларны котлап,...
-
Әлмәттә өстәл теннисы буенча турнир узды
Әлмәттә өстәл теннисы буенча балалар көненә багышланган ачык турнир булып узды. Актаныш спорт мәктәбеннән 2004 елгы һәм кечкенәрәк кызлар арасында Камилә Шиһапова мактаулы II, 2001 һәм аннан кечкенәрәк малайлар арасында Марат Солтанов I урыннарны алдылар.
-
Балалар иминлеген кайгыртыйк
Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар - балалар!" профилактик чаралары үтә. Агымдагы елның дүрт аенда республикада балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 4 бала үлгән, 138 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте...
-
Җәйге яллар файдалы үтсен
Укучыларның җәйге каникуллары да башланып китте. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар бирсә, кайбер балалар авылга әби-бабасы янына ашыкты. Тик арада: "Их, бераз булса да акча эшләр идем", -диючеләр дә юк түгелдер. Җәйге ялларны күңелле генә түгел, файдалы да үткәрим дисәң, иң беренче адым буларак, безгә, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү...