7 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Колхоз малы жәл түгел...
Корал тотып эш кыргач, мисал өчен, көрәк белән җир казуны гына алыйк - аны берәү дә ияргән балчыгын какмыйча кире урынына куймый. Ни дисәң дә, коралга карата ихтирам ул. Тик кызганыч, әлеге тәгълимат "колхоз малы"на кагылмый. "Минеке түгел" дигәне, күрәсең, безгә ныграк сеңгәндер. 5 сентябрь көнне хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары...
-
Кичке урам кыйммәткә төшә
-15 минутка гына соңга калган идем... -Беренче тапкыр гына чыккан иде... 5 сентябрь көнне утырыш вакытында яшүсмерләрнең, ата-аналарның бик еш кабатлаган сүзләре бу. Россия Федерациясенең административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекс нигезендә җәйге айларда кичке сәгать 11 дән соң, мәктәпләрдә уку чорында кичке сәгать 10 нан соң 18 яшькәчә балаларга...
-
“Яшь фермер”
Республиканың 100 гә якын фермеры ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган "Яшь фермер" программасында җиңүче булды. Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр бер миллион ярым сумга кадәрле грантка ия була ала. Әмма аның күләмен махсус комиссия билгели. Җиңүчеләр арасында Актаныш, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Питрәч, Яшел Үзән, Сарман, Теләче, Чистай фермерлары шактый....
-
“Компьютер ликбезы“
Республика күләмендә игълан ителгән "Компьютер ликбезы" хәйрия акциясе нигезендә, Актанышның 80 нче һөнәри лицей базасында шушы елның сентябрь аеннан өлкәннәр өчен компьютер нигезләрен өйрәнү курслары ачыла. Укыту бушлай. Компьютер серләрен үзләштерергә теләге булган лаеклы ялдагы өлкәннәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә шалтыратып, 3-09-83, 3-01-98 телефоннары аша элемтәгә керсеннәр.
-
“Игътибар: балалар!“
20 августтан 10 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактик операциясе игълан ителде. 2012 елның 6 ае эчендә республикада балалар катнашында 271 юл фаҗигасе теркәлгән. Шуларда 9 баланың гомере өзелгән. Балалар гаебе белән ясалган юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре: җәяүлеләр өчен тиеш булмаган урында юлны аркылы чыгу; күрүне чикләүче предметлар аркасында җәяүленең көтелмәгәндә...
-
Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик
-Коррупция белән көрәш мәсьәләсе-җәмгыятебез өчен иң кискеннәрдән санала бүгенге көндә. Татарстанда да, Россия күләмендә дә коррупция мәйданын киңәйткәннән киңәйтә бара гына түгел, ә ул безнең тормыш спецификасын билгели торган гадәти, көндәлек күренешкә әверелде. Коррупция ижтимагый системаны эчке яктан тарката. Иң аянычлысы, ул халыкның хакимияткә булган ышанычын юкка чыгара. Коррупция дигәндә,...
-
Изгелек кыл да суга сал
Изгелек кыл да суга сал, дигән бик мәгънәле халык мәкале бар. Әлбәттә, бүгенге көн өчен беренче карашка бу сүзләр туры да килеп бетми кебек, чөнки яшәешебез хәзер үзгәрде, кем ничек булдыра ала тырыша, тынгысыз хезмәт куя, тик башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек таба. Быел районыбызда 293 бала тәүге мәртәбә мәктәп...
-
Англиядән кайттылар
2011 елның 23 сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының EF Education First компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырылган "Татарстанга инглиз теле" проекты старт алган иде. Аның төп максаты - республикада инглиз теле укытучыларының белемен камилләштерү, инглиз телен күпкырлы өйрәнү. Әлеге укуларда 3077 мөгаллим катнашты. Алар ел дәвамында дистанцион рәвештә EF квалификация...
-
“Эконом“ хуҗалыгында маллар районда беренчеләрдән фермаларга кайтарылды