6 август 2014 яңалыклары
-
Үтә күренмәле урналар кайтты
Актаныштагы сайлау участоклары үтә күренмәле урналар белән тәэмин ителделәр. 14 сентябрьдә булачак сайлауларда сайлаучылар бюллетеньнәрне шушы тартмаларга төшерәчәкләр. 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Аңа әзерлек тыгыз эш атмосферасында дәвам итә. Сайлау участоклары 5 елга формалашкан, алар алда торган сайлауларны үткәрергә ныклап әзерләнә. Сайлау кабиналарын, сайлаучыларның...
-
Яңа уку елына бердәм ярдәм
Районыбызда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш - 2014" VIII республика хәйрия акциясе дәвам итә. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясенә акчалата ярдәм итүчеләр: Хакимият - 23000 сум (Ф.Камаев - 5000сум, И.Фәттахов - 3000...
-
Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта
5 август көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта "Агыйдел" лагеренда булып, андагы шартлар, тудырылган мөмкинлекләр белән танышты, балалар белән аралашты. Агыйделлеләр Фәрит Хәйрулла улына уку залларын, иҗади эшләрен, һәр мизгелне туплап барган видеосюжет күрсәттеләр. Форумның программа директоры Анна Фельдман, быел ирешелгән максатлардан чыгып,...