6 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Актанышның икенче санлы мәктәбе һәм гимназия командалары Кыш бабай призына үтүче волейбол ярышында районыбыз данын яклый
Бүген спорт яратучыларны бергә туплый торган тагын бер бәйге «Иман» спорт сараенда уза. Актаныш, Минзәлә, күрше Башкортстанның Нефтекама, Мөслим, Җәлил төбәкләреннән килгән волейболчылар Кыш бабай призына волейбол ярышында көчләрен сыный.
-
Районыбызның 70 укучысы Кыш бабай призы өчен көч сынаша
Районыбызда Кыш бабай призлары өчен спорт ярышлары бүген дә дәвам итә. «Батыр» спорткомплексына районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 70 тән артык укучы татарча милли көрәштә үзләренең көчләрен сынарга килде.
-
Бүген поликлиника 12.00 сәгатькә кадәр эшли
Яңа ел чорында Актаныш район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр кискен арту күзәтелә. Кискен респиратор вируслы инфекция йоктыручылар югары температура, баш авырту, хәлсезлектән зарлана.
-
Бу телефон номерларын саклап куегыз
Һава торышының кискен үзгәреп торуы аркасында, кайвакыт гражданнарның ваемсызлыгы сәбәпле әледән-әле көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр килеп чыга. Мондый вакытта каушап калмыйча, дөрес карар кабул итәргә, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакырырга кирәк.