5 март 2016 яңалыклары
-
Атна вакыйгалары 03.03.2016
-
Мари Суыксуда авылдашлар көне
Мари Суыксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләнеп үтелә. 27 февраль көне дә авыл халкы өчен дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Авылдашлар көне ике бәйрәмне берләштерде: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көн, чын-чынлап, Мари Суыксу авылы көне булды: туган халкының гореф-гадәтен,...
-
Юбилеегыз белән!
Иске Сәфәр авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘМДИС ГАБДУЛЛА улы ИСМӘГЫЙЛЕВнең туган көне - 70 яшьлек юбилее. Кадерле әтиебез! Без сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт булып,...
-
Котлы булсын гомер бәйрәмең!
Якты күңелле, олы йөрәкле, кадерле әниебез - Карт авылы кызы, Актанышта гомер итүче Динә Сәгыйть кызы Латыйповага 65 яшь тулды. Әмма әнигә һич кенә дә үз яшен бирмәссең - бал корты кебек һаман шөгыль, эш табып, туктаусыз хәрәкәттә ул. Әтиебезне хөрмәтләп тәрбия итә, яраткан ике оныгын җаныннан артык күреп иркәли,...
-
Балаларым дип яши 85тә дә
Сөте файдалы дип, кәҗәләр асрый, тәмле ризык булсын дип, кышкылыкка кайнатмалар ясый. Оныкларын, оныкчыкларын карый, токмачлы аш, коймак белән сыйлый. Әкиятләр, дөнья кызыклары сөйләп, барчасының күңелен күрә. Нәкыя Кәрамова үзе дә: "Һаман балалар өчен дип яшим, аларга яхшы булса, миңа да яхшы", - ди. Нәкыя Хаҗи кызы 1931 елның 6...
-
Камил Шәйхразыевка - 60!
Такталачык авыл җирлеге башлыгы КАМИЛ МӘХМҮТ улы ШӘЙХРАЗЫЕВның 5 мартта 60 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Камил Мәхмүт улы! Сезне гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән ихластан котлыйбыз. Озак еллар җаваплы эшләрдә, һәр гамәлегезне кешеләргә игелек эшләүгә багышлаган тормыш юлыгызда намуслы хезмәт куеп, һәрчак кешелекле, игътибарлы, тыйнак кеше буларак, без Сезгә зур...
-
Язмышлар, ялгышлар...
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең узган атнада үткән чираттагы утырышында каралган эшләр арасында иң тетрәндергәне, мөгаен, ике гаилә арасында килеп чыккан низаг булгандыр. Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Матур-матур вәгъдәләр бирешеп, гомерлеккә бергә булырга, авырлыкларны бергә җиңәргә сүз куешкан гаиләләр дә бер көн таркалырга мөмкин. Андый вакытта бар...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре Азнакай районында булган һәлакәт турында тулы мәгълүмат җиткерде
4 март иртәсендә, Әлмәт - Азнакай трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ителгән иде. Бу хакта төгәл мәгълүматлар пәйда булды. Азнакай һәм Актүбә бистәсе юлының 35 нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Тойота Королла" машинасы башта юл кырыена, аннары каршы як полосага "очып" чыга. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр...