5 март 2012 яңалыклары
-
Сайлаулар - 2012
Иң күп тавышны В.В.Путин җыйды 4 март көнне Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Актаныш районыннан 23016 сайлаучы тавыш бирүдә катнашты. Бу - райондагы барлык сайлаучыларның 99,12 проценты. Президентлыкка кандидатлар өчен тавыш бирү түбәндәгечә булды: Жириновский В.В. - 122 (0,53 %) Зюганов Г.А. - 1115 (4,84 %) Миронов С.М. - 136 (0,59%)...
-
Авыл хуҗалыгы, эшкуарлык белән кызыксындылар
Районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин килде. Аның эшлекле сәяхәте Нур Баян исемендәге ҖЧҖнең терлекчелек тармагы белән танышудан башланды. Терлекләргә игътибар зурдан, иркен коры торакларның дүртесен узган көздә өр-яңадан эшләгәннәр. Фәрит Хәйрулла улы да шуңа игътибар итте: җылы су, җитәрлек яхшы азык, җиһазландырылган бүлмәләре бар. "Бу...
-
Фаил Мисбах улы Камаев
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаев Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләүдә, Россия кораллы көчләренә куелган бурычларны үтәүдә ярдәме һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан Республикасының беренче урынны алуы уңаеннан, Россия Федерациясе оборона министрының Почет грамотасы һәм "Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Яңа елдан яңача
2012 елның 1гыйнварыннан "Каты көнкүреш калдыклары Актаныш полигоны" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Актаныш, Актанышбаш, Әҗәкүл авыллары халкына хезмәт күрсәтә башлады. Җәмгыятьнең җитәкчесе итеп Гөлнара Мәгъфүрҗан кызы Хуҗина билгеләнде. Оешмада ике чүп түгү машинасында ике шофер көн дә хезмәт куя. Яңа елдан 1 кешегә көнкүреш калдыклары чыгару 13 сум 10 тиен хисабыннан...
-
Аяк бармакларында үскән җимешләр
Эшләгән чагында вакытны җиткереп булмый иде. Лаеклы ялда булганда көнне уздыра алмыйча аптырап бетәсең. Кешенең табигате шундыйдыр инде аның. Берсенә дә ярап та, ошап та булмыйдыр. Бер генә халәттә яшәве кызык та түгелдер. Йөреп торганда Ижау каласыннан урап кайтырга ниятләдем. Барып керергә җитәрлек анда танышлар. Уръядының ярты кешесе шул калага...
-
Җыр-биюләр бүләк булды
Чуракай "Күбәләгем" балалар бакчасы 23 февральгә багышланган кичәгә әтиләрне, бабайларны җыйды. Әтиләр бакчага ел әйләнәсенә бәйрәмгә бер тапкыр гына килә. Бу көн балалар өчен аеруча кызыклы булды. Оныкларын күрер өчен бабаларыбыз,ул-кызларын карарга килгән әтиләребез күңелендә бу бәйрәм бик озак сакланыр, әлбәттә. Бәйрәм хөрмәтенә бүләккә башкарылган җыр-биюләрне балалар искиткеч зур осталык...
-
Медпунктка экскурсия
Авырган чакларда барыбыз да тизрәк табиб янына йөгерәбез. Тиз генә тереләсебез килә. Бәлки, авыруны булдырмас өчен саклансак, профилактика үткәрсәк, файдалырак булыр иде. Табибка бүген без чирләгәнгә түгел, ә авыруларны булдырмау, кисәтү һәм табиблар хезмәте белән якыннан танышу максатыннан мөрәҗәгать иттек. Без дигәнебез - мәктәпкә әзерлек учреждениесе балалары һәм тәрбиячеләре. Авылыбызның...
-
Экология. Китапханә. Кеше.
Район үзәк китапханәсе "Экология. Китапханә. Кеше" исеме астында 2012-2014 елларга программа эшләде. Программаның максаты: экология турында укучылар ихтыяҗын канәгатьләндерерлек әдәбият фонды булдыру; китапханә эшчәнлегенең төрле формаларын кулланып, экологик белемнәрне пропагандалау; укучыларда табигатькә мәхәббәт уяту, тирә-якны, елга-сулыкларны пычратмау, кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә карата шәфкатьле булу, аларны кыерсытмау; экологик әдәбиятны өйрәнүчеләр, укучылар өчен...