4 август 2016 яңалыклары
-
Район инвалидларны социаль яклау фондының 5нче утырышы узды
4 август көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 5 нче утырышы булып узды. Биредә барлыгы 10 гариза каралып, шуларның 9сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 160 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
Урып-җыюда алда баралар
Урып-җыю эшләрендә җыеп алынган бөртеклеләрне амбарларга, ашлык кабул итү предприятиесенә ташучы тынгысыз шоферларыбыз: "Әнәк" агрофирмасыннан Данил Хәсәнов (26040 т), Мирзанур Сираев (24932 т), Мансур Хәмзин (16811 т), Шәкертҗан Шәрипов (14245 т), "Ташкын" хуҗалыгыннан Рөстәм Арсланов (13623 т), "Наратлы" хуҗалыгыннан Филүс Кәбиров (13384т). Алдагы ел унышына нигез салуда катнашкан алдынгы тракторчыларыбыз:...
-
“Эконом”да яшьләр сынатмый
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Россиядә алдынгылар сафында. Республика үзен төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәр дүртенче кешенең язмышы авыл белән бәйләнгән. Татарстан яулаган үрләрдә актанышлыларның да өлеше зур. Районыбызда урып-җыю эшләренең яртысыннан артыгы төгәлләнде. "Таң" хуҗалыгында - 77, "Нигез"дә - 75, "Чишмә"дә -...
-
Хастаханәдә ул вакытта без дә дәваландык
Хастаханәдә яткан чорда истә калырлык бер вакыйга булды. 29 октябрь көнне Пучы участок хастаханәсеннән аңсыз хәлдәге бер яшь кешене китерделәр. Ул Мари Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре тирәсендәге бистәдә яшәүче, Мөслим районы урманына эшкә килгән, 26 яшьлек мари егете Александр Николаев булып чыкты. Янында бернинди документы да юк, өстендә базар оегы...
-
Август аенда татарстанлылар бер көнгә күбрәк ял итәчәк
29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла. "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 95...
-
Мамадышлылар "монстр" балык сатып, 15 мең сум акча эшләгән (ФОТО)
Мамадышның Соколки авылында яшәүче ир 100 килолы җәен балыгы тоткан. Балыкчының хатыны сүзләренчә, ир "чып-чын монстр" тотып кайткан. "Гигант балыкны ничек тартып чыгаргандыр, мин үзем шок хәлендә идем. Балыкны үз күзләре белән күрергә дип бөтен күрше җыелды. Фотога төшерделәр", - дип сөйләгән ул. Гаиләдә бу зур җәенне эшкәртеп ашаганчы, сатып...
-
Соңгы 5 елда беренче тапкыр бәяләр төште
25 июльдән 1 августка кадәр Россиядә куллану бәяләре 0,1 процентка төшкән. Бәяләр төшүгә төп йогынтыны яшелчәләрнең арзанаю ясаган. Кәбестәгә бәяләр 4,4 процентка, кыярга - 7,4 процентка, помидорга 8,5 процентка төшкән. Июльнең соңгы атнасында бәяләре иң нык кыйммәтләнгән продуктлар карабодай һәм атланмай булган. Аларга бәя 0,6 һәм 0,3 процентка арткан. Сәнәгать...
-
“Халык контроле” – халык ышанычын яулаган система
2012 елдан бирле эшләп килгән "Халык контроле" системасы аша республика халкы турыдан-туры хакимияткә мөрәҗәгать итә ала. Алай гына да түгел: татарстанлылар бу проблемаларның ничек хәл ителгәнлеген күзәтеп тә тора. Дүрт елга якын вакыт эчендә бу системага 78 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларның 61 меңе хәл ителгән. - Хакимиятнең халык алдында...
-
5 августтан һава торышы үзгәрәчәк: кайсы якка?
5 августтан һава торышы үзгәрәчәк - эсселек кимер дип вәгъдә итә синоптиклар. Көндезләрен температура 30 градустан күтәрелмәячәк. Бүген аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр, боз булырга мөмкин. Кайбер районнарда яшеннәр көтелә. Җил көньяктан талгын, кайбер районнарда секундына...
-
Актанышта “Автоледи-2016" бәйгесе оештырыла
5 августта Актаныш районы ДОСААФ оешмасы территориясендә "Автоледи-2016" бәйгесе оештырыла. Конкурс берничә этаптан тора: катнашучылар теория өлешендә юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәтергә тиеш булалар, практик өлештә җиңел автомобильне идарә итү күнекмә һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр. Конкурста катнашырга теләге булган хатын-кызларны 5 август 14.00 сәгатьтә ДОСААФ оешмасында көтеп калабыз.