3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
4 ноябрь – Бердәмлек көне уңаеннан муниципаль район башлыгыФаил Камаевның тәбрикләмәсе
Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бердәм көч булып тупланганда, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузганда, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәгәндә, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караганда гына, без үзебезне көчле халык итеп тоябыз. Иң мөһиме - кыйблабыз...
-
“Шома бас!” бәйгесенең жюри әгъзалары районыбызның мәдәниятен чагылдырган күргәзмә белән таныштылар ( + ФОТОЛАР)
Актаныш мәдәният йортында "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының район туры узды. Казаннан килгән жюри әгъзалары бәйге башланыр алдыннан районыбызның мәдәниятен чагылдырган күргәзмә белән таныштылар.
-
Актанышлылар җиңел атлетика буенча да сынатмыйлар
Җиңел атлетика буенча 29 октябрь көнне Чаллы шәһәре беренчелегендә катнашып, үз яшь категорияләрендә Илһам Закиров (остазы Рузил Тимеров) - 300 метрлы дистанциядә I, Динислам Закиров (остазы Ирек Мөхәмәтов) 1 чакрым аралыкта III урыннарны яулаганнар.
-
Гаҗәеп, сәер хәлләр
Бу турыда язаргамы, кешеләр ышанырлармы дип, озак еллар уйлап йөрдем. Белештерә, сораштыра торгач, миңа туры килгән хәлләрнең бүтән сәфәр чыгучыларда да кабатланып, аларның да исләре-акыллары китеп сөйләүләренә күп тапкырлар шаһит булдым. Иске Байсар урта мәктәбендә укыган чорда ноябрь ахырларында әти белән ат белән кайтып киләбез. Буранлы кич, караңгы төшкән. Иске...
-
Вәзилә ханының тәҗрибә сандыгы
Тормыш-көнкүрештә кул астындагы төрле материалларны эшкә җигәргә, экспериментлар ясарга, башка килгән идеяләрне тормышта сынап карарга, төрле яңалыклар кулланырга, гомумән, иҗат итәргә яратам. Бакча үстерү, тәмле ризыклар пешерү, тегү-чигү, төрле сувенир-бүләкләр ясау - минем яраткан шөгыльләрем. Тәҗрибәдә сыналган кайбер идеяләрне, хөрмәтле райондашларым, сезгә дә тәкъдим итәм. Көзге сортлы алмаларны кышка саклау...
-
Атна вакыйгалары 03.11.2016
-
Муж и жена погибли в ДТП на трассе Казань – Ульяновск (ФОТО)
В Верхнеуслонском районе РТ произошло смертельное ДТП, сообщает пресс-служба ГУ МЧС России по РТ. Сообщение о ДТП поступило на номер единой диспетчерской службы сегодня в 7:45. Как выяснилось, на 48-м км автодороги Казань - Ульяновск столкнулись «Мицубиси», «Лада Калина» и «Лада» 10-й модели. В результате происшествия погибли 59-летний водитель и...
-
ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГИМНАЗИЯ: Киләчәге матур, уңышлары күбрәк булсын
29 октябрь - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алучы укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар күңеленә шатлыклы вакыйгаларга бай булып кереп калачак. Биредәге бәйрәм рухы иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте. Аларның шатлыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка бик күп кунаклар да уртаклашты....
-
Актанышта Хәтер көне үткәрелде
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Ул 1991 елдан билгеләп үтелә башлады. Ел саен Хәтер көнендә халкыбызның фаҗигале язмышын тагын бер тапкыр хәтерләрдә яңартып, гаепсезгә гаепләнгән кешеләр искә алына, аларның балаларына, туганнарына азмы-күпме кадер-хөрмәт күрсәтелә. Быел да район социаль яклау бүлеге тарафынннан очрашу-митинг оештырылды. Анда район башкарма...
-
Бар бәхете эшләп табуда
Мөхәрриятебезгә һәрвакыт елмаеп килеп керә ул. "Кызлар, бер мәкалә яздым, укып кына карагыз әле", - дип елмая. Аның язмалары төгәл, гади тел белән язылганга, газета битләрендә тоткарлыксыз урын ала. Сүзем Актанышбаш авылында яшәүче өлкән хәбәрчебез Вәлия апа Фазлыева турында. Вәлия апа белән аралашуы да рәхәт. Дөньяга үз карашы, фикерләре бар...
-
Яшәү яме
Кояш керфекләрен күтәрү белән, кызгылт-алсу нурлар авылыбыз артындагы алма бакчасына үтеп кереп, агачларга җан өрә. Шуннан соң гына якты тасма, авылыбыз урамнарына сузылып, тәрәз төбендәге гөлләрне иркәләп татлы йокыларыннан уята башлый. Кешеләр дә, якты көнгә сөенеп, күзләрен ачалар. Якын әбием белән бабам Хәмидә һәм Дамир кул болгасаң күреп алырлык ераклыктагы...
-
Юл куркынычсызлыгы: рейтингта соңгы урын дөресме?
Шушы көннәрдә илдәге юлларның куркынычсызлыгына багышланган махсус рейтинг төзелгән. "Россия юлларының куркынычсызлыгы өчен" дигән оешма төбәктәге юлларның ни дәрәҗәдә имин икәнлеген ачыклаган. Бу рейтингта Татарстан юл куркынычсызлыгы дәрәҗәсе буенча соңгы 53 нче урынны били. Тик Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре моның белән килешми. Аңлатып узыйк: әлеге рейтинга халкы 1 миллионнан артып...