3 август 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә зур янгын(ФОТОЛАР)
Узган атна көндезге икеләр тирәсендә Туймәт авылында янгын чыгып, бер гаилә йортсыз кала. Ут абзардан чыккан дип фаразлана. Йортсыз калган пенсионер өеннән бер нәрсәләрен дә ала алмаган. Барысы да тиз арада көлгә әйләнгән. Каралты бөтенләй янып бетсә дә, яңа төзегән мунча исән калган. Көчле ут алар күршесендәге өйнең тәрәзәләрен шартлаткан....
-
Көчле яңгыр, өермәле җил һәм боз яву көтелә - Татарстан синоптиклары һава торышы турында
Җил көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачагын кисәтә. Кайбер районнарда яшеннәр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана. 4 август көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында,...
-
Әбиемнең күңел сандыгы
Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү, әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү, татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү максатыннан, Яңа Әлем балалар бакчасында ел дәвамында балалар белән төрле тәрбияви чаралар үткәрелеп тора. 14 июль көнне "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышында катнашучылар өчен фольклор күңел ачу күрсәтелде....
-
Изге ният берләштерде: районда 48 нче мәчет Уръядыда ачылды
30 июльдә Югары Уръяды авылы үзеннән читтә яшәүче бар авылдашларны туган якка - туган нигезгә җыйды. Авыл тарихында сөенечле вакыйга булып Тимершәех мәчете ачылды. Мәчет авыл халкының фикер-тәкъдимен искә алып, элекке мәчет урынында төзелде. Мәнле халык Уръядылылар туган җирнең кадерен белеп яши. Кечкенә авылда мәчет булу - ул зур хыял....
-
Атна вакыйгалары 21.07.2016
-
Актаныш басу-кырларында агитбригадаларның җыры яңгырый (ФОТООТЧЕТ)
Урып-җыю чорында Актаныш районы игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе - механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңел күтәрү мөмкинлеге. Урып- -җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, агитбригада төркеме булдырып, басу- кырларга концерт программалары белән чыга. Шул рәвешле игенчегә дан җырлап сайраучы сабан тургайларына...
-
Үзебездә җитештерәләр, үзебездә кулланалар
Шәхси хуҗалыкта нинди генә төр продукция җитештерелми хәзер!? Иң мөһиме: үзебездә җитештерелгән продукциягә сорау зур һәм, шуның белән беррәттән, аларның барысын да сатарга мөмкинлекләр тудырыла. Актанышта булдырылган шундый шартлардан халык канәгатьме соң? Шул мәсьәлә хакында кызыксынып, районның төп сәүдә үзәкләренең берсе булган базарга юл тоттык. Авыллардан килүчеләр өчен махсус көйләнгән...
-
Бюджетник-студентларга көн бетәчәкме?
Югары белем бирү системасында бюджет урыннары саны киметелмәячәк. Андый ниятләр юк дип белдерде бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Кичә мәгълүмат чараларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының вузларда бюджет урыннарын кыскартырга мөмкинлеге турындагы мәгълүмат чыкты. Дөрес, соңрак ул министрлык тарафыннан кире...
-
Август ае да эссе булачакмы?
Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак. Татарстанның Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина...
-
Өлкәннәр нигә борчыла?
Мин бу язмамда бик кечкенә мәсьәлә турында сүз кузгатмакчы булам. Әмма ләкин килеп төртелгәч, вак кына эш тә зур проблемага әйләнә. Картлык шатлык түгел дигәндәй, көч-куәт кими, хуҗалыктагы күп кенә эшләрне башкара алмыйсың, шуннан башлана борчылулар. Корылык булса да, чүбе, үләне үсә. Аны чабу өчен хәзер үткен чалгысы да юк,...
-
Район Советы депутатлары игътибарына
4 август көнне Актаныш авылы, Ленин проспекты 17нче йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советының утырышлар залында район Советының өченче чакырылыш 8нче утырышы үткәрелә. Башлана 14 сәгатьтә.
-
Алар урып-җыюда алда баралар (Актаныш районында урып-җыю кампаниясе лидерлары исемлеге)
1 августка урып-җыю кампаниясендә лидерлар: "Әнәк" агрофирмасыннан Валерий Солтанов (13782 ц), Уалихан Әдәмбаев (13214 ц), Алмарис Шәрәфиев (12991ц), "Нур" хуҗалыгыннан Айдар Фәсхиев (12872 ц). 10 000 центнердан артык икмәк суктырган комбайнчылар: "Әнәк" агрофирмасыннан Миңнеэдуард Хөсәенов (11480 ц), "Чишмә" хуҗалыгыннан Илнур Шәйдуллин (11467 ц), Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Равил Сәлимов (11400...
-
Гүзәл Әхмәтова Cавымчылар бәйгесеннән җиңү белән кайтты
Сыер савучылар арасында республикакүләм бәйге инде 43нче мәртәбә үткәрелде. Быелгысы Кукмарада уздырылды. Әлеге бәйгедә райондашыбыз, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гүзәл Әхмәтова районыбыз данын яклап, өченче урынны яулады. - Конкурс бик оешкан төстә узды. Чарада республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты, - ди яшь...