2 декабрь 2020 яңалыклары
-
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Сөт сату күләме буенча Татарстан лидер булып тора
Татарстанда тулаем савым 6,5 процентка, тәүлегенә 3,6 мең тоннага кадәр арткан.
-
Түгәрәк өстәл янында очрашулар
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2 декабрь көнне Яңа Әлем, Иске Богады, Аккүз, Байсар, Чуракай авыл җирлекләрендә инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр узды.
-
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 90 га арткан
2 декабрь көненә Татарстанда COVID-19ның 90 яңа очрагы теркәлгән. 17 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйдә дәвалана.
-
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию нефтяной резервуар в Республике Татарстан
АО «Транснефть – Прикамье» завершило техническое перевооружение и ввело в эксплуатацию резервуар для хранения нефти на нефтеперекачивающей станции «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления в Республике Татарстан.
-
Хәрби хезмәтне кичектерү өчен нигезләр артачак
Тыныч вакытта мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерүгә гражданнарның ике яңа категориясе өстәлде. Әлеге Федераль закон 4 декабрьдән гамәлгә керәчәк.
-
"Права"ны 16 яшьтә алып булачак
Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү хокукына имтиханны 16 яшьтән тапшыруны тәкъдим итте. Бу имтихан үткәрү буенча яңа административ регламент проектында язылган. Документ проекты норматив актлар проектлары порталында урнаштырылган. Хәзерге вакытта машина йөртү таныклыгына имтиханны 17 яшьтә тапшырырга, ә машинаны 18 яшьтән йөртә башларга мөмкин.
-
Икътисад министрлыгы Татарстан үзмәшгульләренә ташламалы микрозаймнар белән ярдәм итәчәк
1 декабрьдән башлап, «үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «һөнәри керемгә салым»түләүчеләргә ярдәм итү өчен эшләнгән гаризалар кабул ителә башлый.