2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов турында: «Соңгы мизгелгә кадәр башка фикердә булсам, хәзер фикерем үзгәрә торган вакыт»
Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова «Яшьләр-Онлайн» тапшыруында кунакта булды. Иҗат, тормыш турындагы сөйләшүләр арасында Илсөя һәм Илфакның мөнәсәбәтләре турында да сүз кузгатылды. Ир белән хатын буларак түгел, ә продюсер һәм җырчы буларак. Тапшырудан өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез: - Ир белән хатынның аерылышуы җырчы белән продюсерның мөнәсәбәтләренә йогынты ясамадымы? - Мин...
-
ИМАН НУРЫ: Экстремизмга - юк
3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза ул. Террорчылык актлары нәтиҗәсендә корбан булганнар истәлегенә багышлап, 2 сентябрь көнне районыбыз мәчетләрендә җомга вәгазе укылды, алар рухына дога кылынды. - Аллаһның чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер...
-
Чәчәк -гөлләргә гашыйк райондашларыбыз хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
29 август көнне "Өй алдыбыз - гөлбакча - 2016" район бәйгесенә йомгак ясалды - "Яшьлек" мәдәни үзәге каршында укучы кызларыбыз "Чәчкә алиһәсе" бәйгесендә катнашты, балалар бакчалары, мәктәпләр чәчкәләрдән торган композицияләр белән сокландырды.
-
Актаныш телевидениесенең эфирга чыгу вакыты үзгәрә
Актаныш телевидениесенең "Актаныш авазы" (12+), "Җырым булсын бүләгем" (6+) тапшырулары сайлауларга бәйле рәвештә 16 сентябрьгә кадәр пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтән эфирга чыгачак.
-
Яңа уку елында мәгариф системасында нинди үзгәрешләр көтелә?
Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый. Россия Президенты Владимир Путин Белем көненә ике атна вакыт калып килгәндә РФ Мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильеваны билгеләде. Аңа кадәр әлеге постта Дмитрий Ливанов иде. Яңа министр хәбәр итүенчә, мәгариф системасында быел үзгәрешләр көтелә. Дәүләт имтиханнары "Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы...
-
Атна вакыйгалары 01.09.2016
-
Үлемгә китергән һәлакәт: ике кешенең гомере өзелгән...
Казан - Оренбург юлының 117 нче чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юлның әлеге өлеше Чистай районы территориясенә карый. Һәлакәт 12:37 сәгатьтә булган: 15 нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" машиналары бәрелешә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшләгән. Ике кеше һәлак...
-
Хыялларны чынга ашыра
Республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга аеруча зур игътибар бирелә. 2012 елдан, Президент инициативасы белән, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы эшли башлады. Аның кысаларында 780нән артык мәктәп һәм балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Россия өчен уникаль программа мәктәпләрдә белем бирү инфраструктурасын яңартуда флагман программага әверелде. Бүген хөкүмәт җитәкчелеге икенче сменада укучылар...
-
Районыбыз педагоглары Республика дәрәҗәсендәге бүләкләр белән хөрмәтләнде
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Күҗәкә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамилә Камал кызы Акмалова, Иске Сәфәр мәктәбенең физик культура укытучысы Нарис Тимерһади улы Габдуллин, Әтәс мәктәбенең математика укытучысы Гөлзәйнәп Васил кызы Галиева, Актанышның 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Хавис...
-
Из Казани во Франкфурт-на-Майне теперь можно полететь осенью и зимой
Для пассажиров данного рейса разработаны новые выгодные условия. Партнер Международного аэропорта «Казань» авиакомпания «Аэрофлот» продлевает выполнение прямых регулярных рейсов по маршруту Казань - Франкфурт-на-Майне - Казань в зимнем расписании. Полеты будут выполняться дважды в неделю по понедельникам и пятницам. Вылет из Казани будет осуществляться в 10:00, а прилет во Франкфурт...
-
Үзәк китапханә кышкы режимга күчте
Үзәк китапханә кышкы режим белән эшли башлады.Эш сәгате иртәнге 8.00 дән кичке 7 гә кадәр.Рәхим итегез!
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан командасы көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк булырга тиеш
Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан алдынгы электрон массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашуы узды. Үзләренең сорауларын Татарстан лидерына өч телеканал һәм дүрт иң эре интернет-басма вәкилләре бирде. Сөйләшү барышында Татарстанның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсеше мәсьәләләре күтәрелде.
-
Актанышта террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне
3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза. Террорчылык актлары нәтиҗәсендә корбан булганнар истәлегенә багышлап, 2 сентябрь көнне районыбыз мәчетләрендә җомга вәгазьләре укылачак. Ә 3 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә ачык дәресләр узачак. Шушы ук көнне...