2 апрель 2015 яңалыклары
-
Районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш
31 март көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре белән җыелыш узды. Анда балалар бакчасында, мәктәпләрдә туклану белән бәйле мәсьәләләр, бердәм дәүләт имтиханнары, "Йолдызлык" фестиваленә бәйле сораулар каралып үтте. Җыелышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов катнаштылар. Татарстанда...
-
3 апрель көнне Татьяна Воропаева җәмәгатьчелекне кабул итә
3 апрель көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева җәмәгатьчелекне кабул итә. Һәркем узен кызыксындырган сораулар белән "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә (Ленин урамы, 4 йорт, Татфондбанкның 1 каты) мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон номеры: 3-21-14....
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
1 апрель көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 2 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 11 гариза каралып, шуларның 10сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 105 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде
-
Тыл ветераны Гыйльманов Нурлыгаян Гыйльман улына - 90 яшь
1 апрель көнне Иске Богады авылында яшәүче тыл ветераны Гыйльманов Нурлыгаян Гыйльман улына 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, сугыш китергән барлык авырлыкларны да үз җилкәләрендә күтәрә. 50 ел стажы булган Гыйльманов Нурлыгаян ага урманчы, колхозда төзү бригадиры булып хезмәтен куя. Кызы Рәсимә:...
-
Актаныш шахматчыларының уңышлары
24 - 30 март көннәрендә Казан шәһәрендә, X спартакиада кысаларында, шахмат уеннары булып узды. Анда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан 30 команда катнашты. Актаныш районы командасы да әлеге ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, IV урынны яулап кайтты. Команда составында 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Нигматуллин Алмаз, Халирахманов Динар, Гимазова...
-
Актаныш районы " Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мәдәният комитетының чираттагы утырышы узды
1 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш районы " Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мәдәният комитетының чираттагы утырышында Актаныш технологик техникумы укучылары район хастәханәсенең баш табибы урынбасары, табиб-гинеколог, сәламәтлек комитеты рәисе Разетдинова Анжелика Эдуардовна белән очраштылар. Кичәнең темасы "Чисталык-сәламәтлек нигезе". Кереш өлештә "Актаныш авылжирлегеара үзәк китапханә" муниципаль бюджет учреждениясе...
-
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы Мөхәмәтова призлы урынга ия булды
1 апрель көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Энергетика. Ресурсларны саклау" XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. . Аны ачу тантанасында ТР җитәкчелеге, РФ төбәкләренең шушы тармакка караганминистрлык һәм ведомство башлыклары катнашты. Бирегә шулай ук ТРның энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы белгечләре һәм...