1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Атна вакыйгалары 26.10.2017
-
Актаныш мөслимәләре Казан каласында булып кайтты (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
29 октябрьдә Актаныш мөслимәләре Казан шәһәрендә мәркәзебезнең Кол Шәриф, Ярдәм, Мәрҗани, Галиев мәчетләрендә, Казан Кремлендә экскурсиядә булып, тарихи, дини һәм гыйльми белемнәрен баеттылар.
-
«Школа без отстающих» откроется к 1 сентября 2018 года в Нижнекамске
Концепция проекта предполагает помощь детям, у которых есть проблемы с академической успеваемостью. Главная цель - сделать систему образования такой, чтобы понятие «отстающий ребёнок» вышло из употребления, говорит в интервью ИА «Татар-информ» мэр Нижнекамска Айдар Метшин. Необходимо поддерживать таких детей, предлагать альтернативные траектории роста, разрабатывать подходы для творческого и спортивного развития,...
-
Шахмат буенча Татарстан чемпионатында актанышлылар IV урынны яулады
Шахмат буенча 30-31 октябрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә узган Татарстан чемпионатында Актаныш шахмат мәктәбе укучылары көч сынашып кайтты. Турнирда 29 район командасы арасында Илзир Саматов, Таһир Хөрмәтуллин, Ләйсән Сәлахова, Лиана Мөхәмәтдинова составындагы Актаныш командасы IV урынны яулаган. Остазлары - Илдар Имамов.
-
Иртәгә дә Актаныш районында ут сүнеп торачак (ИСЕМЛЕК)
Актаныш районы электр челтәрләре хәбәр итә: 2 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне, Яңа Кадермәт авылында, төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле, 09.00дан 17:00 сәгатькә кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып торачак. Шулай ук Пучы авылының Гагарин, Ленин урамнарының бер өлешендә иртәнге сәгать 09.00дан 16 сәгатьтә кадәр электр аерылып торачак.
-
Мөслим авылы Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе дип табылды
Конкурста өченче урын Лаеш шәһәренә бирелгән. Мөслим авылы авыл җирлекләре арасында "Иң яхшы муниципаль практика" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе дип табылды. Бу хакта "Интерфакс" Россия Төзелеш министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Конкурста өченче урын Лаеш шәһәренә бирелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мөслим һәм Лаеш 1,6 һәм 2 млн сум акча откан. чыганак:...
-
Хәния Фәрхи: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»
"Нихәл, кызый?" газетасында 2015 елда газетабызның дусты Илсөя Бәдретдинованың Хәния Фәрхи белән әңгәмәсе басылып чыккан иде. Әлеге әңгәмәне үзгәртмичә сезгә тәкъдим итәбез. Күптән түгел бер концерт вакытында Хәния ханым Фәрхи белән сөйләшеп утырдык. Аның бик озак еллар сәхнә тотканын язып тору кирәк тә, кызык та түгелдер дип уйлыйм. Ул чынлап...
-
Игезәк йортлар – яшьләргә
27 октябрь, изге җомга көнендә Актанышның Нөркә бистәсендә тантаналы вакыйга булды. Туфан Миңнуллин урамында сафка бастырылган игезәктәй бер-берсенә охшаш ике өр-яңа йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. (чарадан фотолар монда) Чыннан да, алар игезәкне хәтерләтә, күз ачып йомган арада калкып чыкканнар да, елмаешып бер-берсенә күз кысышканнар шикелле, алардан нур бөркелә. Әле тирә-якларында...
-
Актанышта бадминтон буенча сайлап алу ярышлары үтте
Бадминтон буенча Татарстан беренчелеге һәм командалар чемпионатына Кама арьягы зонасы буеча сайлап алу ярышлары 29 октябрь көнне Актанышта үтте. Районыбыз бу көнне Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Тукай районы һәм шәһәрләре спортчыларын кабул итте. Актаныш спорт мәктәбе укучылары шәһәр командаларыннан калышмый, бик яхшы чыгыш ясадылар һәм кече яшьтәгеләр төркемендә...