1 май 2017 яңалыклары
-
"Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте"
Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды. "Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!" - диде ханым. Мин ни әйтергә белми терәлеп...
-
Чәчәкләренең таҗына чыклар булып шигырь төшә
- Беләсезме, мин бүген ни өчен бәхетле? - дигән сорау бирде безгә Фарсель ага үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән, районда игълан ителгән кече Ватан елы уңаеннан, мәдәният йортының тантаналар залында узган "Кылган эшем, көчем - халкым өчен!" кичәсендә очрашу вакытында. Тын калып, безнең җавапларны да тыңлагач, истәлекләре белән уртаклашты. Язучы, шагыйрь,...
-
Ишек-капкалары ачык, йөзләре якты
Кечкенә, әмма төзеклеге һәм матурлыгы белән аерылып торган Апач авылында тырыш-уңган, мактаулы кешеләр яши. Венера һәм Салихҗан Әмировлар гомер иткән йорт та әллә каян балкып, хуҗаларының эчкерсез, саф күңелле булуларын күрсәтеп тора. Балалары үсеп-укып, гаилә корып, төрлесе төрле якка таралышса да, бу йорт капкасының ябылып торганы юк. 1 майда барысы...
-
Актанышта - "Карга боткасы" (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген Актанышта "карга боткасы" пешерделәр. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара быел да "Бүләк" чаңгы базасына райондашларны җыйды. Бәйрәмне тамаша кылырга, ботка ашарга, уен- бәйгеләрдә катнашырга нәниләр дә, әти-әниләр дә, әби - бабайлар да килгән иде.
-
Май аена намаз вакыты
Май аена намаз вакыты Май 2017ел Көн исеме Сәхәр тәмам Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам Ифтар Ястү намазы Һиҗри 1438ел 1 Дүш 00:24 02:10 03:40 12:00 16:32 19:02 21:26 5 2 Сиш 00:15 02:08 03:38 12:00 16:34 19:04 21:30 6 3 Чәрш 00:06 02:06 03:36 12:00...
-
Иясез төргәктән сак бул!
Террорчылык афәтеннән саклануда, аны булдырмый калуда һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш. - Кайсы гына оешма, предприятие-учреждение булмасын, ул видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителергә тиеш, биналарда сак - кешеләр иминлегенә, мөлкәтнең сакланышына җаваплы зат булуы мөһим. Бүген район җирлегендә халык күпләп була торган 76 объект билгеләнгән. Алар эченә мәктәп, балалар бакчалары,...
-
Син һәрвакыт безнең күңелдә...
(Әтием Фнүн Хәй улы Тимеров истәлегенә багышлана) Язлар килә тагын бар дөньяга, Яңарта ул бөтен уйларны. Хатирәдә гүя кабатлый ул Синең белән узган елларны. Әйе, җиргә тагын язлар килә. Ничәнче кабат инде алар синсез үтә, Әтием! Акрын гына хатирә йомгагы сүтелә: бергә булган чакларга кайтара, күңелле вакыйгаларны искә төшерә. Чыннан...
-
Качкынлылар “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасына кушылды
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан, "Мәрхәмәтле Татарстан" эстафетасына кушылып, Качкын балалар бакчасы нәниләре белән авылдашларыбыз Индус бабай һәм Хәтирә әбинең хәлләрен белергә бардык. Алар улы, килене, ике оныгы белән гомер кичерәләр. Өйләре җылы, матур, чиста, үзләре шат. Индус бабай күптән түгел инсульт кичергән, телсез-хәрәкәтсез калган булган, хәзер үзен яхшы хис итә....
-
Талпаннар уянды
Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна. Республикада инде талпан кадалу очраклары булган. Талпаннар аша күчүче авырулардан ничек сакланырга соң? Әлеге сорауга кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре Актаныш районындагы территориаль бүлеге...
-
Ут чыгаргансың – түлә!
Яз-җәйләрне күбебез сагынып көтеп ала. Бу чор - табигатьтә ял итү һәм ихатада көнкүреш эшләрен башкару вакыты. Әмма җир кардан арынуга янгын чыгу куркынычы да арта. Ут белән саксыз эш итү, ихата, бакча, йорт каршында коры үлән һәм чүп яндыру еш кына фаҗига белән тәмамлана. Көннәр җылытуга ук, янгын сүндерү...
-
Гаилә бәхете – ил иминлеге
Һәммәсе бер төсле формадан, өс-башлары пөхтә, җыйнак, матур кыз-егетләр каршы алды район ЗАГС бүлеге каршында безне. Кадет мәктәбе укучылары икән. Янәшәләрендә - Такталачык мәктәбе югары сыйныф үсмерләре. Барысы да Гаилә мәктәбе дәресенә килгәннәр. Апрель аенда узган Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында 25е көнне оештырылган бу чарага кадет мәктәбе укучыларын махсус чакырулары юкка...
-
Район пенсия фонды яңалыклары
Район пенсия фондының күчмә утырышы 26 апрель көнне Киров авылында уздырылды. Белгечләр гражданнарны кабул итү вакытында пенсия исәпләүдәге яңалыклар, пенсия фонды идарәсендәге электрон сервис эшчәнлеге белән таныштырдылар. Электрон хезмәт күрсәтүләр порталында үзеңнең пенсия күләме турындагы мәгълүматны ничек табарга, кайчан кемнәрнең пенсияләре арта - шулар хакында да җанлы сөйләшүләр булды. Клиентлар...
-
Балалы гаиләләрне социаль яклау чаралары мәсьәләләре буенча махсус кабул итү уздырыла
3 май көнне 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясе җитәкчесе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасында балалы гаиләләрне социаль яклау чаралары мәсьәләләре буенча махсус кабул итү уздырыла. Адресы: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31-7. Халык белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм...
-
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме (муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаевның котлавы)
Май ае - табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май...