ҖЫЕЛДЫК БЕЗ ӨМӘГӘ: Пар чишмәбез челтерәп аксын, ил-көннәргә иминлек килсен!
Бүген Яңа Богадыда яшәүчеләр авылның гына түгел, районыбызның йөзек кашы булган «Пар чишмә»не чистарту өмәсенә чыктылар.
Һәркемнең кулында эш коралы- тырма, балта, пычкы. Чын күңелдән, "Булсын!" дип яшәүче халкыбызның тырышлыгы күз алдында. Айрат абый Арсланов корыган агачларны кисеп чыкты, йөк машинасы, тракторы да җәмәгать эшенә жәл түгел, бер төркем ир-егетләр киселгән куак- ботакларны, тырмаланган коры үлән, чүпләрне арбага төяп тә куйдылар.
Пар чишмәбезнең саф суын авыз итәргә төшкәч, бу фидакарьләргә рәхмәт әйтергә онытмагыз, яме!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев