ЮЛ ВАЕМСЫЗЛЫКНЫ ЯРАТМЫЙ: Велосипедта юлны аркылы чыккан баланы бәрдергәннәр
Юлларда уяу йөрү турында никадәр акыллы киңәшләр бирелсә дә, фаҗигаләр әледән әле кабатлана. Район администрациясенең инстаграмдагы аккаунтында Ленин проспектында велосипед белән юлны аркылы чыккан баланы машина бәрдерүе турында хәбәр ителде. Башка рәсми чыганаклар бу хакта аңлатма бирми.
Ленин урамының 1 мәктәп белән техникум арасындагы юл киселешендә җиңел машина велосипедчы баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.
Юлларда исән-сау йөрсәгез иде. Балаларга да һәрдаим аңлатып, юл кагыйдәләрен искәртеп тору зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев