ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАСЫ: Энгель Фәттахов 10 яшьлек Тимурның хыялын чынга ашырды
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылында яшәүче Тимур Хафизовның хыялын чынга ашырды, егеткә ноутбук бүләк итте, ныклы саулык, укуында уңышлар теләде.
- Тимур инде 2 ел ноутбук турында хыяллана, район башлыгы Энгель Нәвап улына зур рәхмәт, балабызның өметләре акланды,- ди Тимурның әтисе Нияз Хафизов.
10 яшьлек Тимур Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый, сәламәтлегендә җитди тайпылышлар булса да, тырышып белем ала, заманча электрон җиһазларның телен бик яхшы белә.
- Кыш бабайга ноутбук сорап хат яздым да, өйдәге чыршы астына куйдым. Хәзер минем үз компьютерым бар. Бик сөенәм, минем Яңа ел хыялым чынга ашты, рәхмәт!- ди Тимур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев