ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ: Актанышта Яңа ел чаралары Үзәк чыршы уты кабызу белән башланды (фоторепортаж)
Актанышта уза торган Яңа ел чаралары елдан -ел халкыбыз күңеленә үтеп керерлек итеп оештырыла. Үзәк чыршы утын кабызу тантанасы да олысын-кечесен бер мәйданга җыйды.
Район башкарма комитеты рәисе Рөстәм Ильясов 2022 елны озатып яңа 2023 елны каршылаган мизгелләрдә барлык райондашларны бәйрәм белән котлады,
шулай ук узып баручы елны җирлегебез өчен начар булмавын искәртеп уңышларыбыз турында да сөйләде.
Район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да
барлык Чыршы утын кабызуны күрергә килгән авылдашларыбызны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмнең үзәгендә, әлбәттә, ел хуҗасы-Куяннар иде.
Балалар иҗат үзәге коллективы, районыбыз артистлары матур-матур шигырьләр, җырлар башкарды.
Илебез күге аяз, барыбыз да исән-сау булыйк, дигән изге теләкләрнең тормышка ашачагын өметләндереп күз ачып йомганчы чыршыбыз буйлап җем-җем утлар балкыды.
Төкле аягың белән кил, Яңа ел!
Бу бик тә хозур Яңа ел чыршысы инде районыбызда өченче тапкыр утларын кабыза. Аның биеклеге 12 метрны тәшкил итә. Чыршының аскы өлешендә районыбыз мәктәпләре укучылары иҗат иткән котлау открыткалары- изге теләкләр язылган матур тематик эчтәлектәге рәсем-картиналар урнаштырылган.
Үзәк чыршы мәйданында балаларның кышкы ялын файдалы һәм мавыктыргыч уздыру өчен мөмкинлекләр бик күп.
Әкияти матурлык тудырып оешма-предприятиеләр ясаган кар-боз сыннары, фотозона, лабиринтлар ясап куйды.
Чана, ледянкаларда шуарга биек тау да бар. Анысыннан инде көнозын балаларның шат авазы тынып тормый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев