Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Венера һәм Алмас Сабитовлар Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итүдә катнашты

Кабул итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 8 ел эчендә әлеге чарада 400дән артык Татарстан гаиләсе катнашкан.

          Быел кабул итүгә Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 48 гаилә чакырылган, алар – нигездә күп балалы гаиләләр. Киров авылында яшәүче күпбалалы Венера һәм Алмас Сабитовлар да әлеге мәртәбәле мәҗлестә катнашты. Сабитовлар балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны үз канатлары астына сыендырып әти-әни җылысына тиендерделәр. Аларның гаилә тәрбиясе хәзер Идел буе федераль округында да яхшы билгеле. Быел Сабитовлар Чабаксарда узган "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсында III урынга лаек булдылар.

 

                Рөстәм Миңнеханов, чараны ачып, бүген биредә укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гаиләләре, гомумән халык хуҗалыгының төрле тармаклары вәкилләре җыелганын искә төшерде.

«Үзегезнең көндәлек иҗади хезмәтегез белән сез туган Татарстаныгызны зурлыйсыз, аңа социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча илдә алдынгы урыннарны яуларга ярдәм итәсез», - диде Татарстан Президенты.

Ул һәлак булганнан соң бүләкләнгән Дамир Рәшит улы Гыйлемхановның, шулай ук хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче Раил Наил улы Габдрахмановның һәм Иван Алексеевич Додосовның әти-әниләрен аерым билгеләп үтте.

«Сез үз улыгызны чын патриотлар – Ватанга тугрылыклы һәм кыю саклаучылар итеп тәрбияләгәнсез. Сезнең алда баш иябез һәм барлык татарстанлылар исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез", - диде ул.

Кабул итүдә катнашучыларның күбесе – күп балалы гаиләләр. «Сез – җаваплы ата-ана, нык гаилә үрнәге, – диде Рөстәм Миңнеханов, күп балалы ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. – Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең асыл кыйммәтләрен саклаучы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала хезмәт яратырга, игелекле булырга өйрәнә; милли гореф-гадәтләрне күңеленә сеңдерә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел башыннан республикада аерылышуларның кимүе һәм никахлар санының артуы күзәтелә. Бу Татарстан Республикасының тату, нык һәм бәхетле гаиләләр территориясе булуын раслый.

«Иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларда да уңышлар телим. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче төп дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйм! Кадерле дуслар! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим. Гаиләләр нык булсын! Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм – Республика көне белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов барлык чакырылган кунакларга.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районыннан – 10 бала тәрбияләүче Михайловлар гаиләсенә, Мамадыш районыннан – 8 балалы Саматовлар гаиләсенә һәм Казаннан Белоусовлар гаиләсенә Татарстан Республикасының «Ата – ана батырлыгы» медальләрен тапшырды.

Җавап сүзендә республиканың күп балалы гаиләләре вәкилләре бу мәҗлескә чакырган өчен рәхмәт белдердердләр: «Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһим категорияләрнең берсе, туганнар һәм якыннар арасында без эш һәм иҗат өчен илһам һәм көч алабыз. Иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләү безнең республикада яхшы традициягә әверелде».

Белешмә өчен:

2022 елдан Татарстан Республикасында гаилә абруен күтәрү һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү өчен яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале гамәлгә куелды. Әлеге бүләк җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм тәрбияләгән гаиләләр өчен билгеләнгән. Кабул итү кысаларында күрсәтелгән медаль лаеклы гаиләләргә тапшырылды.

Соңгы елларда республиканың 1000гә якын гаилә пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән билгеләп үтелде. Алар барысы да 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгәннәр, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгәннәр, гаилә ныклыгының ачык үрнәге булып торалар. Бүләкләү тантанасы 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узды.

2022 елның беренче яртыеллыгында өлкән буын кешеләренә карата уңай һәм ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре 1031 парны, шуларның 700 парның 50 ел бергә гомер итүләрен («алтын» юбилярлар) һәм 156 парның 60 ел бергә гомер кичерүләрен («бриллиант туй») билгеләп үттеләр.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев