Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленар Зариповка котлау телеграммасы юллады
Хөрмәтле Ленар Рафак улы!
Татарстан Республикасы делегациясе, Беренче Иртыш буе Сабан туенда
катнашучылар һәм аның кунаклары исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезгә һәм
Актаныш районы активына шушы халыкара чараны югары дәрәҗәдә
оештырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәрендә узган бу матур бәйрәм,
Казахстан һәм берничә Россия төбәге татарларын берләштереп, халкыбызның
гаҗәеп бай мирасын һәм мәңгелек традицияләрен ачык чагылдырды. Абай
өлкәсендә яшәүчеләрнең шушы Сабан туенда катнашуы бәйрәмгә яңа рух
өстәде. Нәкъ менә Сезнең тырышлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз белән
Казахстандагы ватандашларыбыз үзләрен тарихи ватанның аерылгысыз өлеше
итеп тойды.
Форсаттан файдаланып, Сезне Актаныш районы Советы депутаты булып
сайлануыгыз белән дә котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм
эшегездә зур уңышлар телим!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Рәисе, Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы Ватандашлар эшләре буенча
координация советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев