Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар (фото һәм видео)
Яңа елга аяк баскач, үткән елдагы эшчәнлекне анализлап, алга максат-бурычлар билгеләнә. Бүген районыбызның тәртип сакчылары 2022 елдагы уңышларны барлады, проблемаларны чишү юлларын эзләде. Республика, район җитәкчелеге белән бергәләп яңа хезмәт елын тагы да нәтиҗәле итү турында фикерләште.
2022 елның 12 ай нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге Татарстан Республикасының 3 нче категориягә караган 19 районы арасында 12 урынны били. Хисап елында бүлек тарафыннан 292 җинаять эше ачылган. 224 җинаять тикшерелеп тәмамланган, 63 җинаять эше туктатылган. Җинаять эшләренең 78 проценты ачылган. Бүлек җитәкчесе Рәдиф Баһавиев үз чыгышында аеруча авыр җинаятьләрнең ачылуына игътибарны юнәлтте. Тәкмәк авылында Кәрамовны үтерү һәм Актаныш авылында яшәүче Гәрәевага явызларча һөҗүм итү очраклары кайнар эздән ачылган. Рәдиф Җәүдәт улы райондагы хокук бозулар, аларны закон кысаларында карау, тикшерү, бүлек бүлекчәләренең эшчәнлеге турында ачык мәгълүмат бирде.
Район җитәкчелеге хокук сакчыларының тормыш-көнкүрешен уңайлы итүгә аерым игътибар юнәлтә.
Ике полиция хезмәткәренә аерым фатирлар бирелү эшчәнлеккә зур стимул булып тора. Кызганыч, коллектив әлегә тулысынча комплектлашып җитмәгән. Киләчәктә бу уңайдан кадрлар мәсьәләсен ныгыту алмаксатларның берсе.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов
үз чыгышын мобилизацияләнгән райондашларыбызга, аларның гаиләләренә игътибарлы булырга чакырып башлады, егетләребезнең туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
- Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезнең эшегез күпчелек күләгәдә кала. Әмма сездән башка тормыш була алмый. Халык та тик тормый. Җинаятьләр кайсыдыр өлкәдә үсеп китә, кайсыдыр юнәлештә кими. Бигрәк тә хәзер мошенниклык, алдау очраклары күбәйде. Без- хакимият, сез- полиция хезмәткәрләре, прокуратура, суд, тикшерү комитеты үзара аңлашып, халык мәнфәгатьләре өчен эшләргә тиеш. Кул астында -кеше язмышы. Дөрес фикер белән закон кысаларында эш итәргә кирәк, - диде Ленар Зарипов.
Ленар Рафак улы полиция бүлеге бинасына агымдагы елда төзекләндерү үткәреләчәген әйтеп хезмәткәрләрне сөендерде.
Оператив киңәшмәдә Актаныш районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Хәмит Янгиров
, Актаныш районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Сергей Назаров
, юстиция подполковнигы, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсеннән Рамил Исмәгыйлев
чыгыш ясады.
Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев