ПУТИН КАРАРЫ БЕЛӘН ЧАЛЛЫДАН БАШКОРТСТАН ЧИГЕНӘ КАДӘР 4 ПОЛОСАЛЫ ЮЛ САЛЫНАЧАК
Татарстан Республикасы аша үтә торган Мәскәү - Казан – Екатеринбург М7 автомобиль юлының 306 километры тиз йөрешле маршрут итеп төзеләчәк.
2018 елда Казан - Чаллы юл участогы дүрт полосалы юл итеп төзелгәннән соң Актаныштан Казанга бару вакыты 3-4 сәгатькә генә калды. 2024 ел ахырына бу вакыт тагы да кыскарачак. Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында «Мәскәү-Казан» трассасын 794 км озынлыкта төзеп кенә калмыйча, аны Казаннан Екатеринбургка кадәр озайтырга кушты. Безнең актанышлылар иң еш йөри торган юлның яңаруы районның икътисади үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев