Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

«Өлкән буын» федераль партия проекты кысаларында Актаныш ветераннары МХОгә ярдәм әзерли

«Өлкән буын» федераль партия проекты буенча Актаныш районы ветераннар йортына атна саен актив пенсионерлар җыела.

Ветераннар йортында  "Серле йомгак" дип аталучы кул эшләрен сөючеләр клубы эшли. Әлеге клубка даими
рәвештә 10га якын лаеклы ялдагы хатын-кызлар йөри.

Махсус хәрби операция
башлангач, активисткалар "Бабушкина забота" партия акциясенә кушылган
иде инде. Оештыручы Рәмзия Арсланова җитәкчелегендә һәвәскәрләр клубы
әгъзалары- Ханова Тәнзилә, Ильясова Фәүзия, Бакирова Гөлсинә, Әминова
Фидания, Моратова Наилә, Хаҗиева Әлфиса, Гарипова Разия, Гәрәева Люзия
МХО зонасына оекбашлар, балаклавалар, жилетлар һәм махсус перчаткалар
әзерләделәр. Бәйләнгән әйберләрдән әзерләнгән барлык гуманитар йөк өчен
алар үз җепләрен алып килеп кулланалар. Шулай ук клуб әгъзалары азат ителгән
төбәкләрдә яшәүчеләр өчен балалар киемнәре һәм җылы киемнәр җыюны
оештырдылар. Моннан тыш җылы оекбашлар һәм сугышчыларга махсус
перчаткаларны алар җеп китереп биргән волонтерларга яки башка ярдәм
итәргә теләгән авылдашларыбызга да бәйләп тапшырдылар. Алар ярдәмендә
бәйләнгән башмаклар хәрби госпитальләргә дә җибәрелеп тора.

Өлкәннәребез гуманитар йөк җыючыларга тартмаларны тутыруда да ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр.

Кичә янәдән «Геройга күңел җылысы" акциясенә кушылып өлкәннәребез оекбашлар бәйләделәр. Киң күңелле апаларга ихлас рәхмәтләребезне
җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев