Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”

Җомга көн – мөселманнарның догалары һəм изге гамəллəре кабул була торган мөбарəк бəйрəме.


Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Адәм (с.г.в.) яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак” (Мөслим).

Җомга (сәййүдүл әййәм) - атнаның иң изге көне, олуг бәйрәм көнедер. Аеруча бу көннәрдә җомга намазы, никах укыла. Адәм галәйһиссәлам белән Һәва анабыз да шушы көндә никахланган. Сөләйман галәйһиссәлам белән Бәлкыйс, Йосыф галәйһиссәлам белән Зөләйха, Муса галәйһиссәлам белән Сафура, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән хәзрәти Хәдичә һәм хәзрәти Гайшә дә шушы көндә никахланганнар.

“Кыйссас әл-Болгари” язмаларына караганда, Адәм галәйһиссәлам җомга көнне дөньяга килгән. Җомга көнне оҗмахка кергән, җомга көнне оҗмахтан чыккан. Туган көнең җомга булмаса, тырнак кисү өчен дә аеруча фазыйләтле көн булып санала. Әлбәттә, җомга намазы вакытында түгел.

Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшлəрдəн тыелу, игелекле гамəллəр кылырга тырышу, фəкыйрьлəргə сəдакалар бирү, əти-əни һəм туганнар белəн күрешеп, аларның хəллəрен белешү, зиратка барып яисә өйдə Коръəн укып, савабын мəрхүмнəрнең рухларына багышлау, буш вакытларда Коръəн уку, зекер əйтү һəм догалар кылу белəн үткəрергə кирəк.

Бик фəкыйрь булмаган кешегə Җомга көнне дөнья эшлəрен күп эшлəмичə, гыйлем, гыйбадəт һəм вəгазь мəҗлеслəрендə булу, дуслар һəм туган-тумачалар белəн күрешеп, бəйрəм итеп, шатлык белəн үткəрү – күркəм гадəт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев