Казанда ике кеше сөрем газыннан агуланган, бер ир-ат урында ук вафат
112 махсус хезмәтләр номерына Казанның Киров районында урнашкан каравыл йортында ике кеше – ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газыннан агуланган, дигән хәбәр керә.
Медицина хезмәткәрләре вакыйга урынына
килгәндә аларның икесе дә аңсыз була.
68 яшьлек ир агуланудан үлә, 95 яшьлек хатын-кызны авыр хәлдә 7нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. Башлангыч фараз буенча, фаҗиганең сәбәбе- төтен юлы төзек булмаган.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев