Җиңү парадында мәйданнан беренче тапкыр балалар бакчалары нәниләре үтте
Бүген Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантанада һәммәбез дә хәрбиләр парадына көтеп алдык.
Хәрбиләрчә төз басып Җиңү митингы барышында мәйданнан Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, технология техникумы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары , кадет мәктәбе курсантлары , Әфганстан батырлары узды. Актанышның Җиңү бәйрәме тарихында беренче тапкыр парадта балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә катнашты. Парадны нәкъ тә менә алар- «Каенкай» балалар бакчасына йөрүчеләр башлап җибәрде.
Райондашларыбызның хәрбиләрчә тантаналы атлап мәйданнан үтүе Җиңү бәйрәменең иң тәэсирле мизгелләренең берсе ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев