ИХЛАС КОТЛЫЙБЫЗ:Күркәм казанышларыгыз белән, Ләйсән Фоат кызы!
Актаныш районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева - "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе тарафыннан үткәрелгән конкурста зур җиңүгә лаек булды.
"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» бәйгесендә катнашып, "Социаль үсеш" номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта хәбәр итә Актаныш муниципаль районының матбугат үзәге. Районыбыз үсешенә олы өлеш кертүче, аның социаль иминлеге, җәмгыяви тотрыклыгы өчен җан атучы, чын патриот шәхес ул!
Без, "Актаныш-информ" коллективы аны ихластан тәбрик итәбез, күңел түрендәге иң матур теләкләрне җиткерәбез! Җаваплы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев