Чуракай мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгына әзерләнә башладылар
Чуракай мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә.
Бу юнәлештәге эш февраль аенда гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелде.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче авылдашыбыз Камалов Илфак Изхар улының батырлыгы турында мәгълүмат туплаган эчтәлекле стенд эшләтеп куйдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев