Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Бөтен нәрсә яна, шартлый»: Волгоград өлкәсенә күпләп беспилотниклар һөҗүм иткән

Волгоград өлкәсенең Калачев районы халкы беспилотникларның массакүләм һөҗүменнән соң беренче минутлар турында сөйләде.

 

 

Алар сүзләренчә, иртәнге өчтә бер-бер артлы булган шартлау тавышына уянганнар. Хәзер тирә-якта зәһәр көек исе таралган, Октябрьск бистәсендә яшәүчеләрне эвакуациягә әзерләгәннәр.

«Төнге өчтән соң йокламадым. Стеналар селкенеп торды. Нефть базасына БПЛА һөҗүм иткәч тә шулайрак булган иде. Гөжләп торды, шартлады. Шартлаулар бер-бер артлы булды. Нефть базасына ничә беспилотник төшкәне билгеле иде. Ә монда аңларлык булмады. Хәзер суларга һава юк. Җил юк, зәһәр көек исе тора. Анда бит хәрбиләрнең өйләре бар. Алар ничек икән?» – дип сөйли анда яшәүчеләр.

Кайбер кешеләр зур янгынның нәтиҗәләрен фотога да төшергән. Кадрларда күренгәнчә, куе кара төтен берничә километрга сузылган.

«Тагын оча. Алар аны тулысынча юкка чыгарды. Өченче яртыда башлаганнар иде, әлегә кадәр. Бездә җитди фаҗига булды. Барысы да яна, бөтен җирдә төтен, бөтен нәрсә шартлый. Барысы да күккә очты. Бөтен кеше өйдә утыра, беркем беркая чыкмый. Куркыныч. Бөтенесе дә курка», – дип сөйли алар.

Искәртеп үтик, 22 августта иртән Калачев районы халкы шартлау һәм зур янгын турында хәбәр итте. Хәбәрләр Октябрьск һәм Голубинский станицасыннан килде. Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, узган төндә Волгоград өлкәсе территориясендә 13 БПЛА бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә V1.RU сайты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев